15 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
"Әтнә сандугачы" җыр конкурсының беренче этабы булып узды.
Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә "Әтнә сандугачы" җыр бәйгесенең беренче этабы булып узды. Бәйгедә катнашырга 110 нан артык кеше теләк белдергән. Алар дүрт төркемгә бүленеп үзләренең башкару осталыкларын тамашачыларга да күрсәттеләр. Бәйге барышы һәм анда катнашучылар белән газета битләреннән укып белә аласыз.
-
Кимедә урамнар чистартылган
Кыш җитми дип йөргәндә, буранлап кар явып алды. Ак төс күңелне күтәреп җибәрсә дә, авыл урамнарын карга күмде. "Җирлегебезгә караган авылларның урамнарында трактор йөреп чыкты, Арыга да, Бактачыга да менде, Бәрәскәгә дә менәсе. Авыл эчендәге урамнар да кардан чистартылган. Яңа елдан соң яңа бинага күчендек. Якты, биек, җылы. Безгә җылысы...
-
Түбән Көектән Раузалия апа Казанда чыгыш ясаячак
Ветераннарның "Балкыш" фестивале лауреаты Раузалия апа Хәкимова бүген кич белән Казанда, филармониядә Әлфия Авзаловага 81 яшь тулу уңаеннан оештырылган концертта чыгыш ясаячак. "Уземне бәхетле саныйм, ышанып та бетә алмыйм әле, икенче мәртәбә Казанда җырлыйм. Бу юлы махсус чакырдылар. Яраткан артисткамны туган көне белән котлап, "Дүртөйле" не башкарачакмын",- ди җитмешне узган...
-
Әтнәдә әти-әниләр дә дәрес тыңлый
Олы Әтнә мәктәбендә ата-аналар җыелышлары бара. Быел ул үзгәрәк итеп оештырылган. "5;6 нчы дәресләргә әти-әниләрне чакырдык. Җыелыш буласы көнне әти-әниләр башта математика, рус теле кебек төп фәннәрне сайлап дәресләргә кереп утыралар. Балаларының дәресләргә әзерлеге, катнашуы белән бергә, тәртибе белән дә танышалар. 15 гыйнварда - 6; 9 сыйныф укучыларының, 16 гыйнварда...
-
Комыргуҗа мәктәбе укучыларының әби- бабалары сугышны әле дә хәтерли
Әби-бабай -җанлы тарих, Җиргә килгәннәр күптән; Илдә иң-иң кызык хәлләр Алар булганда үткән. Ул заманны китаплардан Өйрәтәләр дәрестә; Әби-бабай өйдә сөйли Киңәйтеп һәм дөресләп. Равил Рахмани. Сугыш... Балачак... Бу ике сүз арасында үзара бернинди дә бәйләнеш юк сыман. Бу шулай тоела гына. Сугыш беркемне дә аямый: ир-атны да, хатын- кызны...
-
Күңгәрдә түгәрәкләр эшенә йомгак ясалды
Күңгәр мәдәният йортында, авыл клублары һәм мәдәният йортларының мәктәпләрдә үткәрелгән түгәрәкләрнең иҗади эшләренә йомгаклау концерты булды. Рәйсә Имамиеваның "Кызыл башлыкның сәяхәте" исемле тамашасы белән чыгыш ясадык. Катнашкан барлык балаларга һәм укытучыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Афәрин, нәни дусларым, рәхмәт сезгә. Шундый күңелле очрашулар күбрәк үткәрелсен иде. Рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып...