24 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Якташыбыз Рузия Камаеваның яңа шигырьләре
Дәш инде! Дәш инде... Ишетәмсең? Юксынам... Дөньялар караңгы,сөйкемсез... Бу салкын, дөм-кара төннәрдә Булырга теләмим мин синсез! Показать полностью.. Калдым да җиде юл чатында, Бик куркам борылып карарга. Һич югы бу кичтә дәш инде... Ярдәм ит дөньяны аңларга. Хәтердэ гел соңгы күрешү Йөрәкне җилкетеп яңара. Назлардан эрегән җанымны Калдырма утларда янарга....
-
Югары Көек кешесе өчен үз өе – төрмә булачак
Замана яңалыклары кечкенә генә бер районның кечкенә генә бер авылына килеп җитәр дип кем уйлаган. Хәер, татар авылында яшәүче ир-егет җинаятькә барыр дип тә күз алдына китерүе авыр. Тик фактларга каршы килеп булмый."Районыбызның Югары Көек авылында яшәүче бер ир затына судка кадәр өй аресты бирелде. Ул өйдән чыкмаска, телефоннан сөйләшмәскә,...
-
"Әтнә сандугачы" җыр бәйгесенең икенче туры үтте
"Әтнә сандугачы" бәйгесенең икенче турында барысы 58 кеше катнашты. Аларның күбрәк халык җырларын сайлаулары һәм милли киемнәрдән булулары шарт итеп куелган иде. Катнашучылар әлеге шартларны үтәүгә иреште дә. Җюри да мәртәбәле иде. Әлеге бәйгене бәяләү өчен Казаннан махсус кунаклар да чакырылган. "Ак калфак" татар хатын кызлары берләшмәсе җитәкчесе Кәдрия Идрисова,...
-
Күлле Киме мәктәбенең йолдызы
Тормыш юлыңда яхшы кешене очрату һәм аның белән кулга кул тотышып гомер буе бергә хезмәт итү - ул үзе бер бәхеттер. Хәтерләсәгез, Назыйм Хикмәт "Бәхет - ул ашыгып эшкә бару һәм ашыгып эштән кайту"-дигән. Кайчан эшкә ашыгасың? Сине анда матур итеп каршыласалар, шартлар тудырсалар, хезмәттәшләрең белән матур мөгаләмәдә булсаң. Ә...
-
Вакыт чыннан да үзгәрерме?
. Елга ике мәртәбә сәгать угын күчереп уйный идек, беразга туктап торды. Моны төрлечә аңлаттылар, фаразлар күп булды. Бер вакыт белән генә яшәргә күнегә башлаганда, менә сина мә, кышкы вакытка кире кайту турында сөйләшә башладылар. Сәгать уклары олимпиада узгач күчәсе, дип тә әйтәләр. Кышкы вакытка кире кайту канун өлгесе Дәүләт...