31 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Әтнә пенсия фондына алдан язылып кил
Пенсия фондына мөрәҗәгать итү өчен үзеңә уңайлы вакытны сайларга мөмкин. Моның өчен бары тик 074 яки 2-22-89 телефонына шалтыратып язылырга гына кирәк. Быелдан пенсия фонды шушы режимда эшләячәк.
-
Әтнәнең күренекле шәхесләре
Быел мәдәният елы дип әйтелә. Сүз юк, күбрәк игътибар ителер, бик кирәк. Мәдәният елы башланды. Быел бу өлкәгә күп көч керткән минем авылдашым, авыл буенче күршем Гомәр ага Мәрдәневнең тормыш һәм иҗат юлын яраткан газетам битләрендә күрәсе килә. Андый җәүһәрләр онытылырга тиеш түгел. Бүгенге дәүләт театрыбызның нигезендә дә күршемнең олы...
-
Олы Әтнә сабыйлары суыктан курыкмый
Урамда чатнама суык, мәктәп балалары укымый, ә әти-әниләр сабыйларын күтәреп бакчага йөгерә. Күбесе машинада йөрсә дә, җәяүлеләр дә бар. "Калдырыр кешесе булганнар китерми, чарасызлар китерә. Бер бакчада - 78, икенчесендә - 54 бала. Аллага шөкер, бакчаларыбыз бик җылы. Шөгыльләнәбез. Февраль аенда үтәсе "Яшел ут" ка әзерләнәбез, юл кагыйдәләрен өйрәнәбез. "Ачык...
-
ЮХИДИ кисәтә
Көннәр салкын тору сәбәпле, ЮХИДИ идарәсе торак пунктларыннан ерак китмәскә чакыра. Җитди сәбәпләр чыгып, ерак юлга чыгарга мәҗбүр булучыларга үзләре белән көрәк, трос, аккумулятор чыбыклары, җитәрлек күләмдә ягулык, автомобиль тәрәзәсен чистарта торган сыекча алырга киңәш итә. Көпчәкләр кышкы булырга, юлда йөрү кагыйдәләре үтәлергә тиеш, дип хәбәр итә ЮХИДИ хезмәте.