20 февраль 2014 яңалыклары
-
Әтнәгә Ринат Закиров килде
Олы Әтнә үзәк китапханәсендә Бөтендөнья Татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров белән очрашу булып узды.
-
Күәмдә очрашу булды
Күәм урта мәктәбендә Әфганстаннан чыгуга 25 ел тулуны һәм Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үттеләр. Укучылар Ленар Кәбиров, Булат Төхфәтуллин, Илһам Шакиров, Рифкать Сәхибуллин, һәм башка частьләрдә хезмәт иткән десантчы, танкист ир-егетләр чакырылды. Унлап ир-егет укучыларның сорауларына җавап бирделәр, балалар көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Икенче көнендә "Әйдәгез, егетләр!" дип исемләнгән...
-
Күңгәр мәктәбе укучысы
Күпләр әлеге егетне 11 нче сыйныф укучысы гына дип белә. Ә аны якыннан белүчеләр артык күп түгел. Әйе, Разил - Күңгәр мәктәбе укучысы. Әйе, ул чибәр. Тагын ниләр яшеренә икән соң бу егет артында? Карап торышка, ул гап-гади егет. Ләкин якыннан танышсаң, аның үзгә, калганнарга бик үк ошамаганын тоясың. Шаян,...
-
Сугыш безне поездда барганда куып җитте
"Сугышны секундлар башлый, еллар да бетерә алмый", - диләр. Шулайдыр. Туксанынчы яшен тутырып килүче әбием дә сугыш елларын күз яшьләрсез искә төшерә алмый. "Сугыш безне поезда барганда куып җитте", -ди әбием. Тула шәһәреннән эвакуцияләнүче әбием һәм аның гаиләсе утырган поездга бомба төшә. Анда сугышка китүче солдатлар да була. Кешеләр куркып...
-
"Россельхознадзор" кисәтә
Таҗикстаннан китерелгән орлыкта карантин объекты саналган чүп үләне табыла. Чормавыч үләне уңышның күләмен һәм сыйфатын гына киметеп калмыйча, терлек организмы агулануга да китерергә мөмкин. Тагын бер тискәре ягы бар: бөтеклеләрдә һәм кайбер культураларда йогышлы авыруларны таратучы булып та хезмәт итәргә мөмкин. Моны истә тотып, тиешле документлары, фитосанитар сертификаты булмаган чәчүлек...
-
Татарстанда зыянга эшләүче хуҗалыклар калмаячак
Тиздән Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында табыш китерми торган, ягъни зыянга эшләүче хуҗалыклар калмаячак. 2015 елдан башлап андый предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтмәскә уйлыйлар. Показать полностью.. Бу турыда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Идарәчелекнең киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин...