21 февраль 2014 яңалыклары
-
Укучыларыбыз иҗаты
Әй, Гали тел..! Әй, Гали тел! Синең белән, Күрмимен ниләр генә. Ягымлы сүз дуслар өсти Тәнкыйте хәтәр менә. Показать полностью.. Мин үзем дә масайганда, Һәрчак төбәп ук атам. Күңелсез, борчылганнарны, Иркә сүздән юатам. Сүзләремнән мәрҗән тезеп, Кызларга бүләк ясыйм. Яшәвеннән өмет өзгән, Җаннарга чыгам ясин. Шул Гали тел берәүләрне, Тәнкыйть...
-
Комыргуҗа мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни- гамәли конференция үтте
20 февраль көнне Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге гомумреспублика фәнни - гамәли конференция узды. Һәр елны уза торган әлеге мөһим чараны районыбызның мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати-методик үзәк оештырды. Конференция эшендә укучылар, укытучылар, Казаннан галимнәр, мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты. Шулай ук,...
-
Әтнәдә хезмәт тәрбиясе ни хәлдә
. 5 нче сыйныфта укучы оныгым мәктәптән кайтып керде дә :"Дәү әни ,синдә бияләй бәйли торган энәләр бармы?Иртәгә технология дәресенә кирәк булачак иде,"-ди.Гаҗәпләнеп:"Нәрсәгә ул сина, егет кешегә?"-дип сорыйм.Ул исе дә китми :"Бәйләргә өйрәнәбез ,"-дип җавап бирә.Әстәгафирулла ,үзгәрсә дә үзгәрер икән замана.Мәктәптә укытып пенсиягә чыкканга байтак еллар үткән ,хәзер хезмәт укыту...
-
Олы Әтнә мәктәбендә – Халыкара Туган тел көне
21 февраль- Халыкара Туган тел көне уңаеннан мәктәбебездә 5-11 сыйныф укучылары арасында сәнгатьле шигырь сөйләү конкурсы уздырдык, мәктәп китапханәсендә "Тел-тарих көзгесе" исемле китап күргәзмәсе оештырылды,тәнәфесләрдә укучылар һәм укытучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, 8-11 сыйныф укучылары "Ана теле бер булыр" исемле әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар.
-
Әтнәдә халык саны кими
Уяу булыйк! Районыбызда җирле халык саны кими бара. 1996 елда районда яшәүчеләр саны 15026 кеше булса, узган елгы мәгълүматлар буенча 13300 кешегә калган. Районда еллык табигый арту 1000 кешегә минус 4-5 кеше күрсәткече белән бара. Ягъни, үлүчеләр саны туучылардан күбрәк. Районыбызда яшәүчеләрнең дүрттән береннән артыграгы пенсия яшендәгеләр. Авылда эшкә калучы...
-
"Әтнә таңы"ның еллык эше
Һәр эшнең үз бизәк-алымы бар. Матуры да, ямьсезе дә, уңышлысы да, талпынып-талпынып максатка ирешә алмаганы да. Тормыш-көнкүрештә дә шулай бу. Ә без аларга шулкадәр күнеккәнбез. Ә газета - көзге, бары да чагылыш тапкан. Барына да игътибар иткәнбез. Газета укучыларыбыз юнәлеш биргән вакытлар да булган. Хәлдән килгән кадәр бергәләп тырышканбыз. Хәбәрчеләребезнең...