Әтнә таңы

6 март 2014 яңалыклары

  • 6 март 2014 - 11:07
    Әтнәнең китап укучылары очрашты
    Олы Мәңгәр китапханәсендә яңа кайткан "Татар кухнясы" китабын тәкһдир итү кичәсе булып узды. Бирегә шушы җирлекнең китап укырга яратучылар җыйналган иде. Өлкәннәрдән Халидә апа Сабирова, Тәэминэ апа Мөхәмәтҗанова, Илсур абый Шакиров, яшьрәкләрдән Хәлимә Закирова, Надия Сәфәргалиева, Фәния Зиннәтова, аыл советы хезмәткәрләре Гөлназ Мусина, Рәмзия Сабирова, мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлсинә Шакирова,...
    441
    0
    0
  • 6 март 2014 - 10:09
    Әтнә районында 101 паспорт бирелгән
    Ел башыннан Федераль миграция хезмәтенең Әтнә бүлеге тарафыннан гражданнарга 101 паспорт бирелгән. Унтугызы - 14 яше тулган яшүсмерләргә тапшырылган. 71 кеше яшәү урынына пропискага кергән, аларның утызы - яңа туган балалар.
    582
    0
    0
  • 6 март 2014 - 06:39
    Гомер заяга узмаган
    Укытучы булу - үз балаңны тәрбияләүдән бигрәк, чит балага кешелек кыйммәтләрен, белем серләрен төшендерү, һәркайсының күңеленә ачкыч табу. Шулкадәр авыр, ихтыяр көче һәм сабырлык таләп иткән мактаулы шөгыль. Чын укытучы балаларны яратырга тиеш. Нинди генә булмасын-ятимме ул, тәртипсезме, начар укыймы- иң мөһиме ул бала, ул шәхес. Синең төп бурычың -...
    516
    0
    0
  • 6 март 2014 - 06:07
    Әтнә мәктәпләре укучылары әниләрен котлый
    Олы Мәңгәр урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары иҗаты Бәйрәм белән әнием!!! Тиздән әниләр бәйрәме, Елга бер килгән бәйрәм. Сөекле әниемне Мин котлыйм бәйрәм белән. Кайтып, өйне җыештырам, Гөлләремә су сибәм. Чәчәк кебек көлеп тора Кояш та бүген иртән. Әниләребез ял итсен, Тик торма, апай, син дә Безнең булышуыбыз, ул- Бүләгебез...
    644
    0
    0
  • 6 март 2014 - 05:41
    “Сыбызгы...” хикмәтләре
    Ходаема рәхмәт, үҗәтлекне дә биргән, сәләтне дә өстәгән. Кечкенәдән көтү көтеп үскән егет мин. Табигатьнең серле матурлыгына сокланып, иртәнге сандугач тавышларын тыңлап үстем. Ике генә процент булса да, сандугач тавышын чыгарырга насыйп булды үземә дә. Беренче авылдашларыма сайрап күрсәттем. Ошаттылар бу һөнәремне, рәхмәт. Күңелемне үстерде авылым кешеләре. Әтнә сәхнәсенә дә...
    609
    0
    0
  • 6 март 2014 - 05:15
    Хушлашырга иртә иде әле! Авыр туфрагы җиңел булсын!
    Бүген көтмәгәндә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, виртуоз музыкант, тумышы белән Самара өлкәсеннән булган милләттәшебез Рөстәм Вәлиев фани дөньядан китте. 7 мартта 10 сәгатьтә Казан шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аның белән хушлашу җыены узачак.
    853
    0
    0
Реклама