7 март 2014 яңалыклары
-
7 март 2014 - 10:05Син кемнең кадерлесе?!Әйтергә дип сүзләр эзләдем мин. Әйтә алмадым... Ә аннары... кирәк тапмадым.
-
7 март 2014 - 09:47Рәтләмичә кайтып китә күрмәАналарның изгелеге, күркәмлеге, олы кадере шунда: алар хәсрәтне йота белә, күтәрә ала. Алар шатлыкның кадерен белә, аны саклый ала. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык, теләсә кем күтәрә алмаслык горурлык бар аларда. Аналар балалар шатлыгы өчен үзеннән дә артыграк сөенәләр, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтү өчен кулларыннан килгән чараларның бөтенесен эшләргә тырышалар. Әниемә булган җылы хисләремне, хатын-кызлар...
-
7 март 2014 - 07:36Әтнә районында бәйрәм чаралары7 март көнне сәгать 18.00 дә Әтнә дәүләт драма театры бинасында "Созвездие-Йолдызлык"ның Гала концерты була. 8 март сәгать 12 дә Күлле Киме авылы мәдәният йортында Олы Мәңгәр халык театры Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" спектакле була. Керү ирекле.
-
7 март 2014 - 05:34Укучылар әниләрен котлыйИң кадерле кешем Кадерле кешем - әнием турында язам. Аның исеме - Замира. Ул һәр көн мине иртән иркәләп уятып, тәмле ашлары белән сыйлап укырга озата һәм каршы ала. Әнием барлык эшкә дә өлгерә. Үзе фермада сыер савучы булып эшли. Эштән кайткач та тик тормый: юа, җыештыра, ашарга пешерә. Мин...
-
7 март 2014 - 05:09Әтнәдә янгын арты янгынКичә Күшәр авылындагы бер хуҗалыкта кабат янгын чыкты. Бәхеткә каршы,үлем-китем юк. Авыл халкы бер янгыннан арынып та өлгермәгән иде.
-
7 март 2014 - 05:01Депутат Әтнә хатын-кызларына бүләк ясадыБөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Зиннур улы Закиров Әтнә дәүләт драма театры бинасында районыбыз хатын-кызларын бәйрәм белән котлап, күңелле ял бүләк итте. Чын-чынлап ял һәм затлы бүләк булды ул.