21 март 2014 яңалыклары
-
Әтнә ветераннарына бүләк ясадылар
17 март көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчы Флера Сөләйманованың юбилей кичәсе булды. Бу кичәгә без - авыл җирлекләренең ветераннар советы рәисләре һәм бер төркем өлкәннәр бардык. Флера апаны яратып, үз итеп бик күп тамашачы җыелган иде. Шул исәптән якташлары - Кама Тамагы районы...
-
Әтнә таңы газетасына язылып калырга ашык
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 31 мартка кадәр район газетасы "Әтнә таңы"на язылып калырга ашыгыгыз. 1 апрельдән почта хезмәтләренә бәяләр арту сәбәпле, газетаның да бәясе артырга мөмкин. Район хәбәрләре, кызыклы вакыйгалар, райондашларыбыз һәм авылдашларыбыз тормышы турында, шулай ук республика яңалыклары турында хәбәрдар булырга теләсәгез, тиз арада газета язылыгыз. Газетабызның халык өчен бәйсе...
-
Түбән Көек авылында коточкыч янгын булды
2011 елдан бирле районда мондый зур янгынның булганы юк иде. Ул елны Яңа Җөлби авылында булды, тик ул да моның кадәр масштаб та түгел иде, диләр янгын күзәтчелеге бүлегеннән. Янгын турындагы хәбәр районның янгын сүндерү бүлегенә 21.25 сәгать вакытта гына килеп ирешә. Кызганычка каршы, ялкын бөтен дөньяны чолгап алган була...
-
Сатарга дигәнен пунктка алып барасың
Быел 1 майдан Таможня союзының "Ит һәм ит ашамлыклары куркынычсызлыгы турында" һәм "Сөт һәм сөт продуктлары куркынычсызлыгы турында"гы техник регламентлары гамәлгә керә. Бу хакта аңлатуын сорап "Россельхознадзор"ның Татарстан буенча идарәсе баш дәүләт инспекторы Ринат Фәйзрахманов һәм "Әтнә район ветеринария берләшмәсе" дәүләт бюджет учреждениесе мал табибы Гомәр Хәкимҗановка мөрәҗәгать иттек. -...
-
Әтнә сатып алучысы хокуларын беләме
Дәүләталкогольинспекциясенең Арча территориаль органы Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан район үзәгендәге шәхси эшмәкәр Г.Зарипованың кәрәзле телеефоннар сату салонында сатучылар өчен семинар, Күңгәр урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен класстан тыш чара уздырдылар. Әлеге чараларның максаты булып, кулланучылар базарындагы хокук бозуларны киметү һәм дә халык арасында кулланучылар хокукларына кагылышлы сорауларда...
-
Әтнә сәнгать мәктәбе укучылары Чаллыда
Район сәнгать мәктәбенең театр классында белем алучы укучылар Ләбиб Леронның "Аңгыра сарык җүләре" спектаклен сәхнәләштергәннәр иде. Әлеге спектакльне язучы үзе дә кайтып карады. Укучыларның уйнайларына югары бәя бирде. Инде сәнгать мәктәбе укучылары Чаллыда узасы "Если бы..." дип исемләнгән IIIнче ачык республика бәйгесенә киттеләр. Безнең коллектив "Ступенька" дип исемләнгән номинациядә чыгыш...