26 март 2014 яңалыклары
-
Сугыш чоры балалары
Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 70 еллыгы якынлаша.Шушы уңайдан мәктәбебездә күп эшләр планлаштырылды.Без дә сыйныф җитәкчебез Гүзәлия Рәфкать кызы белән проект эшенә тоындык .Проектка "Урланган балачак" дип исем бирдек.Максатыбыз- тыл һәм хезмәт ветераннары турында белемнәр туплау булды.Сыйныф сәгатьләрендә сугыш турында кабат сөйәштек,видеофильмнар карадык,интернеттан мәгълүматлар эзләдек.Безне бигрәк тә авылыбыз ветераннары язмышы кызыксындырды....
-
Түбән Көек мәктәбеннән хәбәр итәләр
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган "Россия династияләре" Бөтенроссия проект эшләре конурсында Түбән Көек урта мәктәбеннән Кадимов Нәзир 5 кл (җит. Кадимова С.М.), Хәкимов Рәсим 6 кл (җит. Фәтхрахманова Э.М.) "Хезмәт сөюче династияләр" номинациясендә җиңү яулап Казан шәһәренең 139 гимназиясендә бүләкләү тантанасында катнаштылар.
-
"Ашыгыч ярдәм" керә алмый
"Авыру белән кайткан машина больница ишек алдына керә алмый"- ди район үзәк больницасының баш табибы Азат Гарипов. Ничек инде, дип гаҗәпләнәсезме? Үзем дә иң элек шулай уйлап өлгердем. Аннан соң гына, больницага күренергә килгән кешеләрнең юл буе тезелеп киткән машиналары күз алдыма килде. "Юл буенда гына булса икән, больницага керә...
-
Сугыш балалары яклауга лаек
Сугыш балалары. Күп иде алар. Хәзер алар олы яшьтә, картлыкның азагына җитеп киләләр, үзләренең югалган балачаклары өчен дәүләттән ярдәм өмет итеп,акрын гына бакый дөньяга күчә баралар.Кулларына корал тотып,"ура " кычкырып атакага бармасалар да, улем белән йөзгә йөз очрашмасалар да,сугыш михнәтен нык чигәргә, ачлык газапларын кичерергә, иң авыры ятимлекнең ачы шулпасын...