Әтнә таңы

31 март 2014 яңалыклары

  • 31 март 2014 - 12:37
    Әтнә яшьләре төнлә пар чыгара
    24-30 март аралыгында ЮХИДИ инспекторлары Әтнә юлларында 3 машина йөртүче исерекне тоткарлыйлар. Гадәттә шимбә-якшәмбе көннәрне шәһәрдән авылга кунакка кайткан исерек шоферларны туктата идек. Хәзер алай дип тә булмый, - ди ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Узган атнада тоткарланган исерек шоферлар барысы да үзебезнекеләр. Ни кызганыч, алкоголь кулланган хәлдә техника йөртүчеләр саны...
  • 31 март 2014 - 12:27
    КОТЛЫЙБЫЗ!!!
    Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Тантана" республика театр премиясен тапшыру тантанасы узды. Узган еллардагы кебек тантаналы чара театр көнендә узды. Безнең өчен иң сөенечлесе - "Дебют" номинациясендә М.Әмирнең "Миңлекамал" спектаклендә Гайни роле өчен Әтнә дәүләт драма театры артисты Гүзәл Гафарова җиңү яулады. Гүзәлне чын күңелдән тәбрик итәбез! Яңа...
  • 31 март 2014 - 11:53
    Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Күлле Кимедә бушлай концерт куйды
    Күлле Киме мәдәният йорты бу көнне көндездән үк шау-гөр килеп торды. Ике автобуска төялеп килеп төшкән Казан кунакларын район мәдәният хезмәткәрләре ипи-тоз белән каршы алды. Президентыбыз кабул иткән " Авыл клублары" махсус программасы нигезендә төзелгән Күлле Киме мәдәният йорты ачылганга әле бик озак вакыт үтмәде. Шуңа да карамастан концерт -...
  • 31 март 2014 - 09:22
    Болай соранып йөргәнем юк иде - ярдәм итик
    "Берегезгә дә Ходай күрсәтмәсен, уттан берни дә калмый икән, 19 ел буе корган тормыш минут эчендә җир белән тигезләнде.Адәм ышана торган булмады. Көне-төне күз алдымда шул ут..." Сөйли-сөйли дә бер ноктага төбәлеп кала Флера. Ни әйтергә белми тыңлап утырам. Түбән Көек авылында булган янгын турында алдагы саннарда язган идек. -...
  • 31 март 2014 - 07:09
    Сәрдәләр кадер-хөрмәттә яши
    Күрмәгәнне күрә башладык Мин гомерем буе югары Сәрдәдә яшәп, хуҗалыкның төрле эшләрендә хезмәт иттем. Авылның да, җитәкчеләрнең дә төрлесен, төрле чагын күрдем. Ә хәзергебезгә ышанасы да килми. Безнең Югары Сәрдә авылы элек "Уңыш" хуҗалыгы составында иде, аннан соң Комыргуҗага, "Шахтер" хуҗалыгына куштылар. Бүгенгебезгә сөенеп бетә алмыйбыз. Чөнки безгә, авылыбыз кешеләренә,...
Реклама