Әтнә таңы

1 апрель 2014 яңалыклары

  • 1 апрель 2014 - 11:27
    Якташыбыз – "Россиянең спорт мастеры"
    2013 елда "Билбау көрәше" буенча күрсәткән уңышлары өчен, якташыбыз Шәрәфиев Радик Ирек улына "Россиянең спорт мастеры" дигән мактаулы исем бирелде. Радик! Сине ихлас күңелдән котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар насыйп булсын.
    478
    0
    0
  • 1 апрель 2014 - 11:22
    Әтнәдә математиклар көч сынашты
    Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре дүшәмбе көнне Олы Әтнә мәктәбендә районыбызның VII-VIII сыйныф укучылары арасында "Математик көрәш" бәйгесе уздырдылар. Максаты- агымдагы математика елында әлеге фәнгә игътибарны арттыру, укучыларда кызыксындыру уяту, белем дәрәҗәсен тикшерү иде. Өчәр укучы катнашкан командалар арасында Яңа Шашы мәктәбе командасы - I, Олы Әтнә мәктәбе-II, Күәм урта мәктәбе командасы...
    471
    0
    0
  • 1 апрель 2014 - 11:06
    Әтнәдә “Парклар маршы– 2014” старт алды
    Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы агымдагы елның 24 мартыннан 23 майга кадәр "Парклар маршы- 2014"акциясе игълан итә. Девизы: "Тереклек өчен су- тере табигатьтә". Әлеге акция кысаларында министрлык өч бәйге игълан итә. "Лукоморье" балалар әдәби эшчәнлеге - татар һәм рус телләрендә сочинение, шигырьләр, әкиятләр кабул ителә....
    438
    0
    0
  • 1 апрель 2014 - 10:53
    "Әтнәдә яхшы икәнне белеп килдем", диде министрлык вәкиле
    Хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеген тикшерергә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Алмаз Кашапов килде. Районыбыз чираттагы сынауны да уңышлы узды. Моны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов: - Министрлык вәкиле кая килгәнемне дә, Әтнәдә эшнең торышы яхшы икәнен дә белеп килдем, диде. Язгы чәчүгә әзерлек яхшы...
    464
    0
    0
  • 1 апрель 2014 - 05:23
    Әтнә районында санитар-чистарту икеайлыгы башланды
    Республикабызда, шулай ук Әтнә районында 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-чистарту икеайлыгы игълан ителде. Айлык кысаларында экологик таләпләргә һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен район территориясен чистарту эшләре алып барылачак. Шул нисбәттән авыл җирлекләрендә дә. Районда санитар-чистарту икеайлыгы вакытында эш торышын күзаллау өчен оператив штаб булдырылды. Икеайлык барышында урамнарның, каралты-кураланың...
    531
    0
    0
  • 1 апрель 2014 - 04:20
    Әтнә "Миңлекамал"ы турында белгечләр фикере
    1944 елда Мирсәй Әмир сугыш чоры авылы һәм авыл кешесенең пәһлеваннарча хезмәте турындагы «Миңлекамал» драмасын яза. Шул елларда ук М.Әмир сала көнкүрешенең авырлыкларын күрсәтергә, чынбарлыкны ачып салырга курыкмаган. Пьеса көнүзәк мәсьәләләрне күтәрә, аның һәр деталендә, һәр образында замана рухы чагыла. Пьесада ачыктан-ачык герой халык темасы, хатын-кыз темасы укыла. Соңгы тапкыр...
    567
    0
    0
Реклама