2 май 2014 яңалыклары
-
Әтнә һәрвакыттагыча - беренче
Язның бер көне ел туйдыра, диләр. Районыбыз механизаторлары да аяз көннең һәр сәгатен, минутының кадерен белеп эшлиләр. Быелгы язгы-кыр эшләрендә сынатмаслар, дип ышанасы килә. Моннан тыш, терлекчелек тә күз уңыннан югалмый. Әтнә районы бүгенге көндә дә сөт савып алу буенча республикада беренчелекне били. Бүгенге көдә, Балтач, Саба, Кайбыч, Кукмара, Актаныш...
-
Май бәйрәмен Олы Бәрәзә халкы өмә белән каршы алды
Май яллары дәвам итә. Шулай да райондагы басу-кырларда, амбарларда эш кайный. Мәктәп укучылары белем ала. Кыскасы, авыл халкы тик тормый, юа, җыештыра. Олы Бәрәзә авылы халкы да зур өмәгә чыкты. Авыл халкы, биредә тугып-үскән якташлары белән берлектә авыл зиратының әйләнәсен яңартты. "Авылда Сабантуйлары уздырырга ярдәм иткән якташларыбызның тырышлыгы бу. Халык...
-
Әтнәдә ветераннар өчен телекүпер
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен янә бер бүләк әзерли Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты. Солдатлар өчен уздырылган "телемост"тан барыбыз да хәбәрдар хәзер, һәркайсыбыз канәгать. - Нәкъ менә шундый чараны ветераннар өчен дә эшләп карамакчы булабыз. 11 герой шәһәр белән сөйләштем. Аңлаттым. Кайсының мөмкинлеге юк, күбесе кызыксынып кабул итте. Каршы...
-
Әтнә укытучысы җиңүче
"Бөгелмә педагогия колледжы" дәүләт автономияле мәгариф учреждениесендә Татарстан республикасы урта һөнәри белем бирүче йортларының 1 курсында укучы татар телле студентлар өчен татар теленнән олимпиада булып узды. Бу бәйге студентларда туган телгә карата игътибарлы караш тәрбияләү, туган телне өйрәнү аша студентларның сөйләм культурасы һәәм аралашу осталыгын үстерү, телне камил белү ярдәмендә...
-
Әтнәдә дә язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау айлыгы бара
Агымдагы елның 21 апреленнән республикада «2014 елгы язгы кыр эшләрен башкару чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү» айлыгы бара. Акция кысаларында АПК системасында җитештерү җәрәхәтен алу ихтималын һәм һөнәри авыруларны киметүне пропагандалый торган чаралар оештырылды. Аерым алганда, очрашулар, семинарлар, күргәзмәләр, смотр-конкурслар уздырыла, авыл хуҗалыгы техникасы һәм хезмәт шартлары...
-
Файдасын күргәч, урынын да чистарту кирәк
Бу фотоларны игътибар белән карагыз әле. Бу безнең ваемсызлыгыбызга һәйкәл. Рәсем Ары авылында төшерелсә дә, күп авылларда шушы хәл. Ташландык йортлар күбәйде, авыл җирлекләре башлыгына әйтә калсаң, "Хуҗалары бар, алар ризалыгыннан башка кагыла алмыйбыз, закон саклый", - дигән җавап ишетәсең. Анысы да хак. Тик бу очрак башка. Хуҗасыз йорттан файдаланганнар,...