8 май 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә техник иҗат итүчеләр бүләкләнде
Мәгариф бүлеге уку йортларының техник иҗат буенча һәм мәдәният йортларының мәктәпләрдә узган түгәрәкләре күргәзмәсе узды.
-
Экологлар бүләк өләштеләр
Март ае ахырында узган экологик конференциядә район мәктәпләре укытучыларына "Парклар маршы - 2014" халыкара акция узачагы, һәм анда катнашуның тәртипләре, номинацияләре хакында хәбәр ителгән иде. Башта әлеге акция мәктәпләрдә үтте. Иң әйбәт дип саналганнары район турында катнашты. -Быелгы эшләрне караганда сөенеп утырдык, сыйфаты яхшы. Язма эшләр шундый эчтәлекле, республикага үтәрлек,...
-
Татарлар язмышы – тасвирлау кенәгәләрендә
1552 елда Казан ханлыгын басып алучылар төрле баш күтәрүләрне бастыргач, 1565-1568 елларда салым түләтү, рекрутлар алу, үзләренә хезмәт иткәннәргә җирләр, кешеләр бирүне теркәүче тасвирлау кенәгәләре (русча X писцовые книги) яза башлыйлар. Беренче язылганнары Мәскәү шәһәре архивында сакланалар, Казан шәһәре архивында 11602-1603 еллар кенәгәсенең хәзерге кириллицага күчермәсе, ә КФУ китапханәсендә 1647-1656...
-
Мәскәү Кремле солдаты
Сугыш елы баласы, 36 ел рус теле укытучысы, 2 бала атасы, 3 оныкның (дүртенчесе туарга тора) бабасы, Венера апаның тугры тормыш иптәше, ә аның әнисе унынчы дистәне ваклаган Ниса әбинең яраткан кияве, тәрбия кылып багучысы - болар барысы да бер кеше- Әтнәнең Җәүдәте! Халык ихтирамын, хөрмәтен тоеп яшәп, 73 яшен...
-
Укучыларыбыз иҗаты
Ак бабайның күнел дәфтәре. Рәхмәт сиңа, матур яшьлек өчен. Күз алдымда ап-ак күлмәгең. Сыгылмалы билең таң кадырды, Гашыйк булдым сиңа, түзмәдем. Исеңдәме, яңа яуган кардан Йөргән идек эзләр калдырып. Күктә янган йолдызларны санап, Җитәкләшеп таңнар аттырып. Исеңдәме, тәүге бала туды, Бәхет туды диеп куандың. Борчу баскан чакта күңелеңне, Балаларым, диеп...
-
Әтнәдә ветераннарны хөрмәтләделәр
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында ветераннар , сугыш чоры балалары өчен бәйрәм чаралары узды. Биредә алар өчен "Изгелек" үзәге хезмәткәрләре тарафыннан чәй табыны әзерләнде. Чарада район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов та катнашты. Ветераннарны шулай ук район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, Россия Федерациясенең гражданнар Оборонасы һәм...