9 май 2014 яңалыклары
-
Әтнә халкы 69нчы Җиңү язын каршылады
9 май иртәсе кояшлы, җылы булды. Изге булганга, бу көнне хөрмәтләп, ихлас йөрүчеләрне чын-чынлап иркәләргә ашыкты бугай.
-
Һәр солдатның була үз язмышы
Сугыш - һәркем өчен дә зур фаҗига. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле үлемен көткән әсирләр язмышы турында без китаплардан укып, әби-бабайларыбыз сөйләгәннәрдән ишетеп кенә беләбез. Бабам, Шиһапов Исмәгыйль дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугыш башланганда ул инде яшь булмый, иллегә якынлашып...
-
Мәңгәрлеләр дә Бөек Җиңү көнен якынайттылар
"Социализм юлы" газетасы битләреннән 31 август 1941 ел. 2,3,4,5 бригада членнары урын-җыюда дисциплина һәм оешканлык белән эшлиләр.Алар арыш урагын вакытында тәмамлап,бодай уру,көзге чәчүне төгәлләү алдында торалар.Хәзер игеннәрне эскертләү эше башланды.Бу эштә Галиев Һади,Сабиров Мәхмүт иптәшләр бик яхшы эш үрнәкләре күрсәтәләр,карт булуларына карамастан көнлек норманы 125% ка үтәп баралар.Колхозда ашлык сугу,дәүләткә...
-
Сугыш чоры баласы Тәскирә апаның күргәннәре
Исмәгыйлева Тәскирә Исмәгыйль кызы 1924 елның 24 маенда Күәм авылында туа. Алар гаиләдә 6 бала: 4кыз һәм 2 малай булалар. Әби-бабалары юк, әти-әнисе белән генә яшиләр. " Иске генә өйдә яшәдек. 8 яшьтә мәктәпкә киттем, 7 нче классны бетергәнче укыдым. Китап-дәфтәрләрне бирәләр иде бугай, хәтерләп тә бетермим. 7 классны бетергәч...
-
Сугыш балаларны да аямады
Кырык берләр Кара болыт каплап күк йөзләрен Хәтәр җилләр исте. Кырык бердә туган ир-егетләр Тал бишектә иде. Илгә сугыш килде, Илне авыр кайгы басты. Күзләр яшьле иде. Йокыдагы нарасыйлар Төштә елмаймыйлар инде, Алар нидер сизде. Акты еллар алга таба Сугыш ятимнәре үсте. Таштай авыр ил йөкләрен Иңнәрендә йөртте, Алар җиңү...
-
Әтнә районы башлыгы ветераннарны Җиңү көне белән котлый
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәмнәр күп бездә. Ләкин Бөек Җиңү көнен аларның берсе белән тиңләп тә, чагыштырып та булмый. Ул безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 69 ел үтсә дә, шуңа күрә хәтер яши,...