20 май 2014 яңалыклары
-
“Мәңгәр”дә бар да тырыш
Татарстанда бер баш сыердан уртача 13,8 килограмм сөт савалар. Әтнә районы күрсәткече 21 килограммга якын.
-
“Әти дип әйтергә тилмереп...”
"Сагынганда алыр идем, сулышым белән тартып..." Сәхнәдән яңгыраган моңлы җырны ишетеп, залда утыручы күпләр күзләрендәге яшь тамчыларын сөртте. Бәрәскә авылы мәдәният йортында "Хәтер мәңгелек" исеме астында узган ветераннар советы рәисләренең семинары барышында мондый мизгелләр күп булды. Сугыш чоры балаларының видеопроектор аша әтиләрен сугышка озатканда кичергәннәрен искә алулары гына да ни...
-
Укучыларыбыз иҗаты
Телә һаман күнелне... ****************************** Хәтеремдә калган бер вакыйга: Тугыз яшем әле тулмаган... Ялан тәпи нарасыен кочып Показать полностью.. Әни бәгърем йөгерә урамнан. Дүрт яшендә сеңелем ул чагында Бик нык шешкән булган тамагы... Ярдәм сорап һәрбер машинадан Әни урам буйлап елады. Артыннан да өлгерерлек түгел Мин дә чабам куркып...аңламый... Котым очты...
-
Остазыма мең- мең рәхмәтле...
Вакыт дигәнен бик тиз уза шул. Кайчан гына мәктәп укучысы булып, парта артында утырган ак алъяпкычлы кыз, бүген инде мәктәп формасы кигән, ак бантиклы үз кызларын күреп соклана, үз укучыларының укудагы уңышлары өчен куана. Олы тормыш юлына хәзерләүче мәктәпнең тарих битләре языла да языла. Шул ук мәктәп югыйсә, шул ук...
-
“Бәллүр каләм” җиңүчеләре ачыкланды
Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бәллүр каләм" конкурсында Гран-при яулап машина откан Ислам Әхмәтҗановка "Лада" машинасын мактады, ә Россиянең билгеле комментаторы Дмитрий Губерниев исә Татарстанда журналистика үсешенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Показать полностью.. 19 май көнне Татарстан журналистлары арасындагы иң мәртәбле конкурс - "Бәллүр каләм" бәйгесенә йомгак ясалды....
-
Әтнә янгынчылары бүләккә лаек булды
Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Фәргать Нуриев, Искәндәр Һадиев, Илдар Вәлиуллин, Марат Миначев Чуйков медаленә лаек булдылар. "Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министры боерыгы нигезендә бүләкләнделәр", - дип хәбәр итте әлеге хезмәтнең район бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин.