29 май 2014 яңалыклары
-
Бүләкләнделәр
Мәдәният елы һәм озак еллар мәдәниятне үстерүдә зур тырышлык куйганнары өчен, Ары мәдәният йорты директоры Райлә Кадимова Һәм мәдәният хезмәткәре, баянчы Фарис Биккинин Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
-
Әтнәдә 3 кеше җавапка тартылды
Бүгенге көндә "Нелегаль" профилактик операциясе дәвам итә. Әлеге операция кысаларында район миграция хезмәте полиция хезмәткәрләре белән берлектә чит ил гражданнарының яшәү һәм эшләү, шулай ук оешма җитәкчеләренең дә эшкә кабул иткәндә закон кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерә. Бүгенге көндә яшәү кагыйдәсен бозган өчен бер кешегә җавап тотарга туры килгән. Шулай ук эшләү...
-
Әтнә халкы йоклаганмы, әллә
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга ияреп, "Безнең Әтнә халкы үлгәнме, әллә йоклаган ганамы?" дип сорыйсы килә. Борын төбендә- капка алдында ни барын күрмәгән, чүп-чарын җыештырасы дип белмәгән Олы Әтнә халкын, йоклаган гына булса, уятасы иде бит! Зиратын җыештырабыз, кеше капка төбендәге чүп-чарны җыябыз, хәзер инде капка алдында үскән үләннәрне, кузгалак, әрекмәннәрне...
-
Умарта тотсаң – законны үтә
Гражданнар һәм юридик затлар умарта ояларын сәламәтлек, белем бирү, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләреннән кеше тормышына зыян китерми торган аралыкта урнаштырырга тиеш. Әтнә районы прокуратурасына аерым авыллардан умарта ояларын йорт яны җир кишәрлекләрендә закон таләпләренә җавап бирми торган хәлдә тоту турында коллектив гаризалар еш керә. Белгечләр тарафыннан үткәрелгән тикшерү, дөрестән дә,...
-
8 елга хөкем ителде
2013 елның 15 декабрендә 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәрге вакыт эчендә, төгәл вакыты тикшерү органнары тарафыннан билгеләнмәде, Татарстан республикасы Әтнә муниципаль районы Комыргуҗка авылының Татарстан урамындагы 3 санлы йортында абыйлы-энеле Ибраһимов Зиннур Госман улы һәм Ибраһимов Газинур Госман улы үзара дошманлык нәтиҗәсендә кычкырышалар. Бу вакытта Зиннур Ибраһимовта Газинур Ибраһимовка үтерерлек...
-
Әтнә кызы Айсылу Озын толымлы
Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә Арча педагогия көллиятендә "Озын толымлы татар кызы" дип исемләнгән Республикара бәйге узды. Биредә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының 1 курс студенткасы Айсылу Әхмәдуллина, үзенә булышлык иткән техникумның егет-кызлары ярдәме белән алты турдан торган бәйгедә беренче урынга лаек...