3 июнь 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә көчләүче җаваплылыкка тартылды
Шушы көннәрдә көчләүдә гаепләнүче, моңа кадәр өй аресты билгеләнгән Югары Көек авылы ир-аты 3 ел да 9 айга катгый режимлы төрмәгә ябылды. Бу хакта җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе Клара Кадимова хәбәр итте.
-
Таулар да күчереп була икән
Тау күчерергә уйласаң һәм бу эштә сиңа ярдәм итүчеләр табылса, тау кадәрле тауны да күчереп була икән. Әлбәттә мин тау күчерергә уйламадым, әмма үзебездә Күңгәр авыл җирлегендә балалар өчен Сабантуй оештыру хыялы белән күптән янып йөри идем. Ә мондый сабантуйлар элекеге елларда еш үтә иде бит. Саба районында соңгы звонок...
-
Коръән мәҗлесендә арттырып җибәрмибезме!
"Ватаным Татарстан" газетасының 27 май санында мәдрәсә шәкерте Галим Фәтхинең "Мәчет - никахлашу урыны түгел", дигән язмасы басылып чыкты. Шушы мәкалә һәм Коръән уку ашларында кайбер мәчет картларының сөйләшүләре мине түбәндәге мәкаләне язарга этәрде.
-
Әтнә техникумын тәмамлаучылар 40 елдан соң очрашты
Олы Әтнәдән Клара апа Баязитова шалтыратты. 31 май көнне Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында зоотехниклар әзерләү бүлеген 40 ел элек тәмамлаучылар очрашкан. Укытучы Габделнур Баязитов төркемен тәмамлаучылар арасында 38 ел буе зоотехник булып эшләүчеләр дә булган. Шунысы кызык, арадан: "Бу бит мин төзешкән тротуар, техникум төзелешенә минем хезмәт тә...
-
Әтнәнең яшь йолдызлары "Бәхетле балачак" бәйгесендә урыннар алды
Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән "Бәхетле балачак" дип исемләнгән бәйгедә сәнгать мәктәбенең "Хыял" вокаль ансамбле һәм Фаил Сәфәров - I, ә Радик Шәрәфиев II урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре - Альбина Зәйнуллина.
-
Әтнәдә кабат янгыннар
Бу юлы Мәрҗән авылында тагын бер хуҗалык янгыннан зыян күрде. "Тукай" хуҗалыгының Күәм бригадасында бозаулар торагында янгын чыкты. "Һава торышы бик коры тора. Зинһар өчен һәркем игътибарлы булсын иде. Янгын беркемне дә аямый, Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр районда барлыгы 10 янгын чыгу очрагы теркәлде, ә узган ел бу сан...