18 июнь 2014 яңалыклары
-
Әтнә тренеры – федераль сабантуй батыры
Томск шәһәрендә узган Федераль Сабантуйда безнен Динар - беренче! Динар Зиннатуллин хөкемдар булу белән беррәттән, 65 кг үлчәүдә батыр калды. Чемпионнар телевизор белән бүләкләнсә, абсолют батыр "Wolksvagen Polo" машинасына ия булды.
-
Сайлау - 2014
-
Әтнәдән ике укучы кабат БДИ тапшырачак
Иң түбән балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары, тагын бер мәртәбә талпынып, белемнәрен сынап карый карыйлар. Бүген, 18 июньдә рус теленнән БДИ тапшыралар, ә иртәгә, 19 июньдә - математика буенча имтиханга кертеләләр. Рус теленнән түбән балл җыючылар булмаса да, математика буенча уңышсызлыкка очраган ике укучыбыз бар. Ходай бу юлы һзенең ярдәменнән...
-
Әтнәдән Фәрзәнә әбигә туксан яшь тулды
"Шушы яшькә җитүемә үзем дә аптырыйм. Әнием - 40, әтием - 65 яшьтә вафат булды. Мин генә бигрәк озак яшим инде". Түбән Бәрәскә авылында яшәүче Фәрзәнә әби Назмиева 90 яшькә җитүенең серен килене Нурсия, улы Фәритнең , оныкларының игътибарлы булуыннан, кадер-хөрмәттә яшәвеннән күрә. Апас районының Әнәл авылында туып үскән Фәрзәнә...
-
Яман гадәтләр тиз сеңә, котылуы бик авыр
Миңа тәмәке "тәмен" 6-7 яшьләр тирәсендә татырга туры килде. Шулай, кичкә таба, абыйлар белән балык тотарга киттек. Миңа, иң кечкенә энекәшләренә, үзләре тоткан балыкны учак өстендә чыбыкка элеп кыздырырга куштылар. Учак җылысында рәхәт, ләкин су өстеннән күтәрелгән томан арканы туңдыра. Бераздан абыйлар, минем янга килеп, балыкларын ашый-ашый тәмәке тарта башладылар....
-
Әтнәдә “Чиста су” эше башлана
Хәтерләсәгез, узган ел Кустар урамы аша су кертү өчен казу эшләре башланган иде. Шушы көннәрдә Балтачтан узган елгы бригада килде, кәгазь эшләрен төгәлләгәч, алар казу эшләрен дәвам итәчәкләр. Бүгенге көнгә 4000 метр озынлыкта торбалар кайтартылган. Казучылар җәелгән асфальтка зыян китермичө эшләячәкләрен белдерделәр.
-
Әтнәнең “Чулпан” лагере сезне көтә
Үзебезнең ял һәм сәламәтләндерү лагере төзекләндерелеп бетте һәм ул тулаем ял итәргә килүче балаларны кабул итәргә әзер. Җәйнең иң күңелле мизгелләре. Эше дә күп, ашы да. Ә балаларга нинди киңлек, укулар күптән тәмам. Чиреккә билгеләр чыккан, бердәм дәүләт имтиханнарын бирәсе, кая барып ял итим икән, дип баш ватасы юк. Алар...