20 июнь 2014 яңалыклары
-
22 июнь – хәтер көне
Мин- Нигъмәтҗанов Мөнирнең кызы, Галиулла бабамның оныгы булам. 1941 елның август аенда бабамны сугышка алалар. Ул райондашлары белән бергә Суслонгерга килеп керә. Әбием белән әтиемә берничә тапкыр бабайга ашарга икмәк илтергә туры килә. Соңгы баруында алып барган икмәкләрен бирә алмыйлар, бабай сугышка киткән була. Бабамнар Пенза шәһәрендә туктаганнар. Бер рәткә...
-
Әтнәнең "Оҗмах почмагында” сабан туе үткәрдек.
Милли традицияләрне саклап, авыл хезмәткәрләренә сабантуйларын җыр-моң белән, күтәренке рухта үткәреп җибәрү өчен зур хезмәт куйган авыл халкына хөрмәт йөзеннән колхоз җитәкчеләренең иң-иңнәре артистларны чакырырга тырышалар. Безнең группа менә бишенче ел инде сабантуй бәйрәмен Әтнә районы авылларында үткәрде. Милли бәйрәмебез якынлаша башлагач, безгә кайбер артистлар:"Сез Әтнә районына кайтасыздыр инде", дип...
-
Җиде дистә ел хәтердә ул көн
Әрнү Үзәк өзгеч хатирәләрне барлап, җиңү яулаган май ае узып китте. Әтисез үскән балалар күңелләре әрнүгә түзә алмыйча, хөкүмәткә үпкәләп, газеталарга бик күп яздылар. Мин дә кулга каләм алырга булдым. 22 июнь көне якынлашканда хатирәләр тагын яңара. Җиңеп, дошманны тар-мар итү өчен, күпме кеше ут эченә кереп башын салды. Аларның...
-
Кәрәзле элемтә абонентлары игътибарына
2014 елның 1 маеннан "Элемтә турында" федераль законга үзгәрешләр кертү турында" закон (23 июль, 2013, № 229-ФЗ) үз көченә керде. Законда абонентның шәхси счетындагы акчасын күчмә радиотелефон элемтәсе хезмәтләренә өзлексез технологик бәйле контент яки башка хезмәт өчен түләүгә аерым счет ачу юлы белән саклау мөмкинлеге каралган. Аерым счет ачканда кәрәзле...
-
Әтнәдә балалар өчен мөселман сабантуе узачак
26 июньдә "Чулпан" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда беренче тапкыр мөселман балалар сабантуе уза. Биредә вәгазь укулар, төрле уеннар, спорт ярышлары көтелә. Бәйрәмгә килүчеләрнең мөселманча - яулыктан, кәләпүштән булулары шарт. Сабантуй сәгать 10 да башлана. Әти-әниләр, вакытында килүегез сорала.
-
Вакытында түләмәсәң – икеләтә түләрсең
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән беркетмә нигезендә билгеләнгән штрафны вакытында түләмәү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу турыда Татарстан республикасы Эчке эшләр бүлеге дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Административ хокук бозулар турындагы закон нигезендә, административ җаваплылыкка тартылучы тарафыннан, штраф, әлеге штраф турындагы постановление үз көченә кергәннән соң, алтмыш...