24 июнь 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә чыгарылыш кичәләре башланды
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә мәктәп белән саубуллашыр көн килеп җитте. Бу истәлекле кичәгә күлмәкне үзем теккәнем исемдә. Хәзерге кызларныкы кебек бик купшы түгел иде ул, әмма үз кулларым белән тегелгәнгә бик кадерле булды. Укытучылар, әти-әниләр белән хәзергегә караганда бик күпкә кайтыш өстәлләр артында утырып алганнан соң, җыелышып табигатькә чыгып...
-
Армия сафларына алынучыларның хокукларын яклап
2014 елның 25 һәм 26 июнь көннәрендә армия хезмәтенә алынучыларның хокукларын яклау һәм хокукый яктан ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен "кайнар линия" телефоны эшләячәк. Бәхәсле ситуацияләрдән чыгу юллары һәм шуңа кагылышлы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы кеше хокукларын яклау органнарының вәкаләтле вәкилләре, Хәрби комиссариат һәм төбәкара " Татарстан Республикасы Яшь юристлары...
-
Әтнә мәгариф бүлеге сәләтләрне җыйды
Сәләтлеләр җыелды Һәр елдагыча район мәгариф бүлеге Бөтенроссия һәм республика олимпиадалырында, гомумән бар яктан да иң активларны, иң-иңнәрне җыйды. Сәләтлеләр җыенында укучылар, укытучыларга "Рәхмәт хатлары" тапшырылды. Ә менә сәләтле балалар белән эшләүче иң алдынгы саналган Күңгәр урта мәктәбе директоры Наил Габидуллинга да истәлек бүләге тапшырылды. Җыенны алып барган Гөлшат Марс...
-
Әтнәдә бер сыерны яшен суккан
Яшен суккан Соңгы көннәрдә яуган яңгырларның яшене дә көчле булды. Чишмәле Сап авылында хәтта бер сыерны яшен суккан. Әлеге җирлектән алган мәгълүматларга караганда, сыер болында бәйдә булган.
-
Әтнәдә спорт мәйданчыклары төзелә
Мәйданчыклар - авылларда Олы Мәңгәр, Күәм авылларында спорт мәйданчыклары төзелүе хакында хәбәр иткән идек. Бүгенге көндә Олы Әтнә авылында эш ахырына якынлашып килә. Моннан тыш, Комыргуҗа һәм Бәрәзә авылларында да спорт мәйданчыклары төзеләчәк. "Урыннары билгеле, төзүчеләр килеп карап та киттеләр" - диде яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил...