1 июль 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә ике машина бәрелеште
Әтнәнең Мәңгәргә китә торган юлында кабат авария. Бу юлы биредә Күшәр ягыннан килүче "Хендай" белән Лада "Калина" машинасы бәрелеште. Авариянең сәбәбе - "Хендай" дагы Самара өлкәсеннән кайткан кунакларның юл кагыйдәсен бозулары. Бу катлаулы чаттагы тиешле билгеләрне санга сукмау нәтиҗәсендә бик еш аварияләр килеп чыга. Нәтиҗәсе - машиналарның икесенә дә зыян...
-
Әтнәдә тәравих намазлары үтте
Рамазан аенда районыбыз мәчетләренең күбесендә кичен, ястү намазыннан соң, Тәравих намазлары укыла. Гадәттә мәчетләргә ирләр, ир-егетләр йөри. Ә менә Күәм мәчетенә ирләр генә түгел, хатын-кызлар да Тәравих намазын укырга бара ала. Мөгаллимә Рафисә апа Фазылҗанова теләге булганнар белми калмасыннар, дип хәбәр итте.
-
Әтнә "Изгелек" үзәге балаларга путевкалар тәкъдим итә
"Изгелек" халыкка социаль хезмәте күрсәтү үзәгендә балалар өчен путевкалар бар: 11 июльдән теләге булганнар 24 көнгә - "Ливадия", 21 июльдән 24 көнгә - "Дельфин" (Яшел Үзән) шифаханәләренә, ә 10 августтан 18 көнгә "Горьковец" лагерена барып, сәламәтлекләрен ныгытып кайта алалар. 2-16-18 телефонына шалтыратып белешә аласыз.
-
Әтнәгә кунакка да, торырга да кайталар
Чит илдән торырга да, кунакка да кайталар. 2014 елның 6 аенда районда 342 кеше Россия Федерациясе паспорты алган. Шуның 62се 14 яше тулучылар, 6сы - Россия гражданлыгы алучылар, 98е - 20 яше тулучылар булса, 93е - 45 яшь тулучылар. 216 кеше даими пропискага кергән. 85е - яңа туган сабыйлар. 244...