Тормыш кыйммәтләнә
Узган җәйдә тарифлар үзгәреше шактый сизелерлек булган иде. Бу юлы алай ук түгел. Россия хөкүмәте быел коммуналь тарифлар үсешенә чикләүләр кертте. Шуның нәтиҗәсендә, җылылык өчен тарифлар 5,3 процентка (узган җәйдә 15 процентка иде), салкын су һәм канализация өчен - 4,3 (былтыр 7,6 процент иде), электр энергиясенә 3,8 (12,1 процент иде)...