17 июль 2014 яңалыклары
-
Әтнә районы урып-җыюга әзер
Район хуҗалыкларының урып-җыюга әзерлеген тикшерергә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчесе Рөстәм Шәех улы Мәрдәнов килде. Тикшерү комиссиясе "Күшәр", "Күңгәр", "Таң", "Ташчишмә", "Шахтер" һәм "Ленин" хуҗалыкларында булды. Министрлык вәкилен авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Фәйзрахманов, механикалаштыру буенча консультант Фидаил Сөнгатов, "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров, район агрохимигы...
-
Әтнә районы балалар бакчасына чират саны үзгәрә
Группалар яңалар белән тулылана "Кояшкай" Олы Әтнә балалар бакчасына йөргән 35 бала мәктәпкә "китте". 1 июньнән алар урынына "чиратта торган" яңа балалар килә, аларының урынын да икенчеләр ала. Шулай итеп электрон чират та үзгәрә. Ясле группасын да яңарталар. Бүгенге көндә ике бакчага 196 бала йөри. Башка елларда була торган җәйге...
-
"Халык социаль проекты" бәйгесендә Күшәр лауреат
Лауреатлар арасында без дә бар "Халык социаль проекты"бәйгесенең беренче этабына нәтиҗә ясалды. Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйгедә "Күшәр авылы юлларын төзекләндерү" проекты республика этабына юлланган иде. Шатлыклы хәбәр килеп иреште, 43 лауреат арасында безнең районнан киткән проект та бар. Бу хакта тулырак язманы киләсе санда укырсыз.
-
Эх, әтисез үсүләре...
Минем әнием- сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә аңа 3 яшь кенә була. Ул хәбәрсез югала. Шул вакыттан алып, "Әти" диеп әйтергә тилмереп үсә. Хәзер аңа 75 яшь. Ул, үзәкләре өзелеп, шигырьләр яза. Аның ике шигырен сезгә дә җибәрәм. Әниебез Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында яши. Кызы Резеда. Бик бай...
-
Мәктәпләр карлыган җыя
Район мәктәпләре карлыган җыя. Бу эшкә укытучылар да, укучылар да җәлеп ителгән. Күңгәр урта урта мәктәбе укучылары, укытучылары да беренче уңышны җыйеп алдылар. - Карлыганны Казаннан кайтып, алып китәләр. Товарның сыйфатын саклау өчен, хәсиятләп җыярга кирәк, - диделәр биредә. Иң беренче уңышны 338 килограмм карлыганны җыеп алдылар инде. Аның килосын...
-
Әтнәдән Сания әбигә тусан яшь тулды
Туксан яшь... Аллаһы тәгаләнең рәхмәте белән шундый яшькә җитүчеләр дә бар арабызда. Һәм бу куандыра да Яшьлек чәчкәләре бөреләнеп, чәчәк атар вакытлары җиткән мәлдә сугыш башланып, бар уй-хыялларын астын-өскә китергән буын бу. Гомер эчендә барысын да күргән, барысын да кичергән буларак, безнең һәрберебезнең олы хөрмәтенә лаек алар. Кече Әтнәдә туып-үскән...