23 июль 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә түгәрәк өстәл булып узды
Елдагыча быел да район үзәк больницасының актлар залында "АК БАРС-мед" иминият компаниясе белгечләре түгәрәк өстәл артында авырулар белән очрашты. Берничә яңалыкны исәпкә алмаганда, бары да элекке тәртиптә үтте. Элек Казаннан килгән җитәкчеләр сөйләсә, бу юлы иминият компаниясенең Әтнә районындагы филиал директоры Фуат Гарапов чыгыш ясап, әлеге компаниянең эшчәнлеге, яңалыклары белән...
-
Әтнә кешесенә карата хөкем карары үзгәртелде
Тик торган машинаны ватып, җәмәгать суды тарафыннан 150 сәгать мәҗбүри эшләүгә хөкем ителгән Г. Н.ның, эшлисе килмәү сәбәпле, җәзасы үзгәртелде. Ул Мамадыш районындагы "колония-поселение"гә (төзәтү өчен оештырылган бергә яшәү урыны) җибәрелде. Әлеге мәгълүматны безгә җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимова хәбәр итте.
-
Әтнәлеләр сабыйларга ярдәмгә килә
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында район эшмәкәрләре "Изгелек" үзәгенә мәктәп кирәк-яраклары китерә башлаганнар. Авыр хәлле, аз керемле саналган, күп балалы гаиләдән булган, инвалид әти-әни белән тәрбияләнгән 2- 11 сыйныф укучыларына ярдәм турында газета битләрендә хәбәр иткән идек инде. Бу акциягә шулай ук район оешмалары хезмәткәрләре дә кушылачак.