26 август 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә эшсезләр саны кими
Башка һөнәр сайларга мөмкин Районның мәшгульлек үзәгендә бүгенге көнгә 68 эшсез теркәлгән. Узган елның шушы көненә күбрәк - 82 эшсез булган. Үзәктән: «Теләүчеләргә башка һөнәр сайлау мөмкинлеге бирәбез», - диделәр. Әйтик, эретеп ябыштыручы һөнәренә укырга теләүчеләрне туплыйлар.
-
Әтнә комбайнчыларының ярыш экраны
Беренче багана - комбайнчы, икенче - хуҗалык, өченче - комбайн маркасы, дүртенче - 25 августка суктырган барлык ашлык (центнерларда) ИНОМАРКАлар: (6000 ц) Рәдис Әхмәдуллин Дусым Мега 370 13475,5 Илфат Гимадиев Ленин Мега 360 12305 Айдар Сабирҗанов Ленин Мега 360 11996 Шәүкәт Хәмидуллин Дусым Тукано 430 11853,5 Инсаф Нигъмәтуллин Ленин Мега...
-
Көзге мәшәкатьләр
Августның соңгы ункөнлеге дә узып бара.
-
Әтнә гаиләсе президентта кунакта
Башкалабыз Казанда Рөстәм Миннеханов һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы дип саналган гаиләләре белән тантаналы кабул итү булып узды. Безнең районнан мондый олы хөрмәткә барыбызга да яхшы таныш булган, инде 58 елдан артык матур пар булып яшәгән Ләлә апа һәм Наил абый Сабировлар гаиләсе лаек дип табылды. Бу...
-
Әтнә янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр итә
Янгын күзәтчелеге бүлеге тарафыннан районның сайлау уза торган 25 обьектында тикшерү үткәрелде. Ни кызганыч, аларның барысында да кимчелекләр барлыгы ачыкланды. Һәр объектта да иң еш күзәтелгәне - ишек тупсаларының тиешле нормаларга туры китереп эшләнмәве, шулай ук ут сүндергечләрнең саны биналарның квадрат метрына җитәрлек санда булмавы. Бу уңайдан авыл советы рәисләренә...
-
Әтнәдә Республика көне уза
Ишетми, белми калмагыз 30 август - Республика көне. Шул уңайдан районыбызда да бәйрәм кичәсе уза. Заманча җырларны тыңларга, бәйрәм салютын карар өчен Әтнә техникум стадионына рәхим итегез. Республика көнендә барлык мәшәкатьләрне онытып, җырлап-биеп ял итик. Бәйрәм кичке сәгать 19.00дә башлана.