30 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Иртәгә – Өлкәннәр көне
Элегрәк бер көн генә булып, бик тиз узып китә иде ул. Ә хәзер өлкәннәребез хөрмәтенә тулы бер декада - ункөнлек итеп оештырыла. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Өлкәннәребез бер яки ун көн генә түгел, һәрчак игътибар үзәгендә булырга тиеш. Районыбыз җирлегендә барлыгы 4700 өлкән кеше исәпләнә. Бу статистик яшькә җиткән...
-
Мәхмүт абый "Автобабай" бәйгесенә бара
1 октябрь көнне Эчке Эшләр министрлыгының Татарстан республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе Казанда "Өлкәннәр көне" уңаеннан "АвтоБабай" бәйгесе үткәрә. Әлеге бәйгегә 60 яшьтән югары ир-атлар, 55 яшьтән югары хатын-кызлар катнаша. Бәйге ике этапта узачак, беренче этапта юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү соралса, икенче этапта классик рәвештә югары тизлектә маневрлар ясау осталыгы тикшереләчәк....
-
Әтнәдә юл билгесе үзгәрә
Бүген, 30 сентябрь көнне, югарыдан килгән күрсәтмә нигезендә Олы Әтнәнең Арча чатындагы юл билгесе үзгәртелә: әйләнгеч юл - төп юлга әйләнә. Арча юлыннан һәм Әтнәдән килгәне - икенче дәрәҗәдәгегә әйләнеп, бу юлдан килгән машиналар әйләнгеч юлдан килгән машиналарга юл бирергә тиеш булалар. Бу хакта ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев хәбәр итте.
-
Көндәшләр генә алышына
Бездән соң урнашкан районнар рейтингтагы урыннарын әледән-әле алышып торсалар да, безнең район сөт җитештерү буенча I баскычта баруын дәвам итә.
-
Юеш кар явачак
Октябрь башында ук һава торышы начарая дип хәбәр итәләр синоптиклар.
-
Өлкәннәрне көтеп калалар
Хөрмәтле райондашлар! Кадерле өлкәннәребез! Әтнә мәдәният бүлеге Сезнең өчен 1 октябрь көнне Өлкәннәр көненә багышланган "Канатлар куйдың сәхнә" исемле концерт программасын тәкъдим итә. Программабызда районыбызның ветеран җырчылары Сезнең яшьлек җырларын башкаралар. Башлана :10.00 сәгатьтә. Сезне көтеп калабыз!