3 октябрь 2014 яңалыклары
-
Безнең хәбәрчеләр яза
Картлык зары Гомер атым-аргамагым Ник бүген кешнәп чапмый? Чыбыркыңны читкә куй дип, Картлыгым ишек шакый. Кайда калды чапкан чагым Чаптарыма атланып. Кая чабу, чак-чак атлыйм Таягыма таянып. Сөякләрнең сызлавына Мин, димен, ничек түзәм? Көннең кайчан үзгәрәсен Ике көн алдан сизәм. Иртә белән буран чыгар, Картларның алып котын. Минем дә бит...
-
Олы Мәңгәр мәктәбендә өлкән укытучыларны хөрмәтләделәр
Олы Мәңгәр мәктәбендә өлкәннәр көнен лаеклы ялдагы укытучылар белән бергәләп үткәрү матур бер традициягә әйләнеп бара. Шуңа ук укытучылар көне дә килеп бәйләнә. Әнә шул уңайдан зурлап, мул табыннар артында элеккеге укытучыларга кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Ә мәктәп укучылары бик матур чыгышлар әзерләгәннәр. Бәйрәм төрле уеннар белән бик җылы атмосферада узды.
-
Әтнәдә – халык уен кораллары фестивале
Бәрәскә мәдәният йортында "Күп аһәңле Татарстан" (Многозвучный Татарстан) халык уен коралларында уйнаучыларның республика бәйгесенең беренче зона этабы булып узды. Бәйгедә Әтнәдән тыш Балтач, Саба, Кукмара, Арча үзешчәннәре катнашты. Бәйге.дә катнашучыларны композиторлар союзы әгъзасы, доцент Геннадий Макаров җитәкчелегендә мәртәбәле жюри бәяләде.
-
Корбан гаете мөбарак булсын!
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Бөтен галәмне тәрбия кылучы Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде сәнә мактауларыбыз, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйхи вә сәләмгә күңелләребезнең түреннән чыккан салават шәрифләребез булса иде. Хөрмәтле кардәшләрем! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын! Бу бәйрәм - Раббыбыз Аллаһ Гәззә вә Хәллә хәзрәтләренә якынаю бәйрәме. Изге Хаҗ сәфәренә киткән дин-кардәшләргә хәерле сәфәрләр насыйп...
-
Игътибарлы булыйк!
1нче октябрьдән Татарстанда «Пешеходный переход» исемле профилактик чара гамәлгә керде. Ул 10нчы октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу чорда транспорт йөртүчеләрдән балаларга һәм өлкәннәргә аеруча игътибарлы булу сорала. ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев: «Шушы көннәрдә генә «Пешеходный переход» билгесе янында туктап, җәяүлеләргә комачаулык тудырган 5 автомобиль йөртүчегә административ протоколлар төзедек. Автомобиль юл...
-
Әтнә укучылары укытучыларын бәйрәм белән котлый
Һәрбер баланың да тормышында ике зур, мөһим йорты була: туган йорты һәм мәктәп. Бары тик шушы йортларда аңа яшәү, тормыш, белем, акыл, тәрбия сүзләренең мәгънәсен аңлаталар, зур тормышка әзерлиләр. Әзерләүчеләре кем дисезме? Әти-әниләр һәм укытучылар! Аларның хезмәте-тормышта үзләренең көчен, сәләтен балаларга багышлауны таләп итә. Шуңа күрә укытучы-баланың "икенче әнисе" дип...