7 октябрь 2014 яңалыклары
-
Әтнә прокуратурасы кисәтә
Татарстан Республикасы прокуроры күрсәтмәсе нигезендә район прокуратурасы тарафыннан мәгариф турындагы законнарның учреждение кирәк-ярагына дип әти-әниләрдән акча җыю өлешенең законлылыгы үтәлешен, шулай ук, җыелган чыганакларның максатчан кулланылмавын ачыклау буенча тикшерү бара. Ачыкланганча, республиканың кайбер районнарындагы балалар бакчалары һәм мәктәпләр, систематик поборлар нигезендә ата-аналардан төрле кирәк-ярак: ремонт, хуҗалык мәсьәләләре, уку әсбаплары һәм...
-
Әтнәдән җиде машина
«7 машина гошер сәдакасы җыеп, республикадагы ятимнәр йортларына, дини мәктәп һәм мәдрәсәләргә озаттык», - дип, куанычы белән уртаклашты Наил хәзрәт. Райондашлар ихлас ярдәм иттеләр: бәрәңге, кишер, чөгендер, суган белән беррәттән, бал, кайнатмаларга кадәр тапшырдылар. Наил хәзрәт: «Бу хакта тулырак мәгълүмат белән, өстәмә хәбәр итәрбез әле», - дип вәгъдә бирде.
-
Күңелемнең сагынган мәлләре...
Вакыт тәгәрмәче алга таба тәгәри дә тәгәри. Көннәрне, айларны һич кенә дә туктатып торып булмый. Календарь битләре көннән-көн ертыла, юкара бара. Хәер, без үзебез дә бер урында гына тормыйбыз, вакыт агышы белән каядыр ашыгабыз, кабаланабыз, гел алга барабыз. Бүген йорт эшләремне иртәрәк төгәлләп, акрын гына мәктәпкә таба атлыйм. Башта төрле...
-
Әтнәдә кабат төлкеләр һөҗүме
Олы Мәңгәр авылында кабат төлке кешегә ташланган. Төлке хуҗалыктагы кош-кортка хәйран ук зыян салган. Ишегалдына чыккан хуҗабикәгә дә өлеш чыккан. Бәхеткә, күршеләр уяулык күрсәткән. Бүгенге көндә төлкене тикшерү үткәрү өчен Казанга, экспертизага җибәргәннәр.
-
Этлэр кимерә
Әрнү Бүген Корбан бәйрәме көне. Барлык мөселман кардәшләремне бәйрәм белән котлыйм! Күпләребез бүген корбан чала.Бу саваплы эш, әлбәттә. Ә менә нигәдер корбан чалганнан соң аның башы, тиресе чыгарылып ташлана һәм нәтиҗәдә этлэр кимерә.Шәригать буенча бу бит дореслекә туры килми. Шулай булгач, корбан чалу үзенә күрә: күршеләрдән, туганнардан..калышмас өчен генә эшлэнгән...
-
Әтнә театры сезонны ачып җибәрде
Җомга көн кич белән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары чираттагы сезонын Георгий Хугаевның "Моя теща" водевиле ягъни "Шимбә көн кич белән спектакле белән ачып җибәрде. Ярата безнең халык театр сәнгатен, ә үзебезнең артистларның уйнавын түземсезлек белән көтеп ала. Тамаша залы, спектакль башланырга ярты сәгать вакыт кала, чәчкәләр...