27 октябрь 2014 яңалыклары
-
“Әтнә таңы”на он-лайн режимда язылыгыз!
https://uslugi.tatarstan.ru/ дәүләт хезмәтләре порталында «Вакытлы матбугатка язылу» хезмәте эшли башлады, сылтама «ТАТМЕДИА» ААҖның http://tatmedia.ru сайтындагы «Язылу» өлешендә урнаштырылган. Аның ярдәмендә «ТАТМЕДИА» ААҖның вакытлы газета-журналларына он-лайн режимында язылырга мөмкин.
-
Җир иминлеге турында
Җир иминлеге өчен үзидарәләр җаваплы Россельхознадзор идарәсенең Татарстан республикасы җир күзәтчелеге бүлеге, җирлекләр составындагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участокларына һәм авыл хуҗалыгы җирләренә контрольлек итә. Җир турындагы законнарны бозуның иң таралган төрләреннән берсе - җирне чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары белән пычрату. Нәтиҗәдә, җир чүпләнеп кенә калмый, туфракның уңдырышлы катламы тыгызлана,...
-
Вакытында түләвең хәерле
«Административ штрафны вакытында түләмәүчеләр бар. Бүгенге көндә шуларның исемлеген төзибез», - диде эчке эшләр министрлыгының «Әтнә» полиция бүлеге хезмәткәре Фәнис Нәҗмиев. Тулырак мәгълүмат алу теләгеннән, аңа кабат мөрәҗәгать иттек. Законда административ хокук бозулар өчен административ җәза бирү каралган. Ягъни штраф сугалар, арест салалар һ.б. Штраф сукканнан соңгы гамәлләрне карап үтик...
-
Язучылар союзында семинар узды
Бүген Татарстан Язучылар берлегендә районнардагы әдәби берләшмә җитәкчеләре семинары узды.Эшлекле киңәшмәдә өлкән язучылар,галимнәр үз фикерләрен җиткерделәр.Татар халкына фанатларча хезмәт итүчеләр күңелен борчыган мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. Кунак-Надир Дәүләт! Надир Дәүләт - күренекле татар галиме, Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче Мәрмәрә университеты профессоры, тарихчы, TASAM премиясе лауреаты. Ул 1949 елда Манчжуриядә дөньяга...
-
Укучыларның каникул көннәре билгеле
Татарстанда көзге каникуллар 3 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быел каникуллар республика бәйрәмнәре белән туры килә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән кышкы каникуллар 29 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, язгы каникулларны 23 марттан 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Хәзер бөтен республика балалары берүк вакытта ял итәчәкләр
-
Сингапур укулары үтә
Бу атнада Бәрәскә урта мәктәбендә Сингапур укулары уза . Бәрәскә, Бәрәзә, Комыргуҗа авылы укытучылары әлеге укуларның беренче этабын үтә. Укытучылары - район мәгариф бүлеге методистлары. Шул ук вакытта " Патриотик җыр", " Эрудит" бәйгеләренә әзерлек бара." Каникулларга хәтле мәктәбебездә "Уңыш" бәйрәмен үткәрергә дә җыенабыз", - дип хәбәр итте бәрәскә мәктәбе...