Әтнә таңы

8 декабрь 2014 яңалыклары

  • 8 декабрь 2014 - 12:34
    Әтнә укучылары район прокуроры белән очрашты
    Олы Әтнә урта мәктәбендә югары сыйныф укучылары район прокурорпы Нурия Нургаяз кызы Сабирҗанова белән очрашты. Очрашуда шулай ук район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Илшат Баязитов та катнашты. Әлеге чараның төп максаты - укучыларның коррупциягә карата фикерләрен белү, шулай ук әлеге замана афәтен кисәтү турында аңлату булды. Укучылар үзләрен борчыган...
    812
    0
    0
  • 8 декабрь 2014 - 12:33
    Әтнә кызы Бөтенроссия бәйгесендә - икенче!
    Күәм урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Садриева Энҗе (җитәкчесе Садриев Равил) Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырган "Татарвидео" I Бөтенроссия интернет бәйгесендә катнашып, 10 - 17 яшь төркемендә II урынны яулады һәм Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров кулыннан диплом һәм бүләк алып кайтты.
    796
    0
    0
  • 8 декабрь 2014 - 11:13
    Әтнә терлекчелеге: яңалык юл яра
    "Таң" хуҗалыгы базасында терлекчелек буенча махсус семинар узды: Беларусьтан килгән белгечләр үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
    855
    0
    0
  • 8 декабрь 2014 - 06:31
    Әтнә ЮХИДИ бүлекчәсендә яңа җитәкче
    "Әтнә" эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсенә җитәкче билгеләнде. "Әтнә" полиция бүлеге кабаттан оешканнан соң, ЮХИДИ бүлекчәсендә җитәкче юк иде әле. Ул - 1977нче елгы полиция капитаны Рифат Рәдиф улы Нурмехаметов. Моңа кадәр Казан шәһәренең Совет районы ЮХИДИ бүлегендә эшләгән. Чыгышы белән Арча районыннан. Җитәкче инде үз вазифасына кереште дә.
    882
    0
    0
  • 8 декабрь 2014 - 06:26
    Татар моңы яшәргә тиеш
    Чагыштыру. Әтнәгә Фирдүс Тямаев елга берничә тапкыр килә.Тамашачыны үзенең үзенчәлекле сикерүе беләнме,әллә теленә салынуы беләнме әсир итә - тавышы чамалы булса да,тулы заллар җыя.Соңгы килүендә нәкъ үзе кебек сикерә торган дүрт яшьлек бер сабыйны да иярткән. Әле генә Әтнәгә Филүс Каһиров та килеп концерт куеп китте.Көчле,моңлы,матур тавыш.Татар халык җырларын да,хәзерге...
    915
    0
    0
  • 8 декабрь 2014 - 05:25
    Әтнәдә Амелия дә бар, Закир да
    Загс бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, быелның унберенче аенда районыбызда яңа туган сабыйлар саны вафат булучыларга караганда күпкә аз. Үткән айда районда 9 бала туган, ә үлем очраклары - 19. Чагыштырып карасак, узган елның ноябрь аенда исә туучылар саны - 12, вафат булучылар - 17 булган. Быел шул ук чорда биш...
    936
    0
    0
Реклама