17 декабрь 2014 яңалыклары
-
«Әтнә таңы» – санаулы көннәр генә калды
Бик күп дигәндә ике атна.
-
Әтнәдә вәкаләтле вәкил кабул итәчәк
22 декабрь көнне сәгать 14.00дән башлап районның хакимият бинасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина кабул итәчәк. «Сораулары, мөрәҗәгатьләре булучыларны көтеп калабыз», - дип хәбәр итә җирле вәкил Наилә Баһаветдинова.
-
Әтнәдә бөтендөнья код сәгате үтте
Декабрьнең 4 сеннән 12 сенә кадәр «Бөтендөнья код сәгате» халыкара акциясе кысаларында «Россиядә код сәгате» акциясе уздырыла. Акциянең төп максаты яшьләрдә информацион технологияләр, шулай ук информатика фәне һәм программалаштыруга карата кызыксыну уяту, IT-белгечләренең дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Акция Россиянең Мәгариф һәм Элемтә министрлыклары белән берлектә, IT- компанияләр катнашында, 4 нче декабрьгә...
-
Әтнәнең Күңгәр китапханәсе грант отты
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган махсус бәйгедә Күңгәр китапханәсе""Әкият" - курчак театры" проекты белән катнашып, грант отты. Ә китапханәче Фәрида Сибагатуллина ноутбук белән бүләкләнде. Безнең өчен электрон тәкъдир итү дә чит түгел. Китапханәчеләребез турында тагын бер яхшы хәбәр: Республика балалар китапханәсе игълан иткән якташ язучылар исеме белән "Туган ягымны...
-
Республикада иң зур күрсәткеч Әтнәдә
Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 16 декабрьгә Татарстан буенча бер сыердан уртача 11,7 килограмм сөт савып алынды. Әтнә районында - 17,2 килограмм.
-
Әтнәдән Гөлназ миксер отты
Әтнә районыннан Гөлназ Һадиева матбугат.ru үткәргән интернет бәйгедә катнашып, миксерга лаек булды. Гөлназ Күәм авылыннан, Олы Әтнә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.Котлыйбыз!