30 декабрь 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә полиция Кыш бабае сабыйларга бүләк таратты
Республикада "Полиция Кыш бабае" акциясе үтә. Шушы акция кысаларында Әтнә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә авыр хәлле гаиләдә тәрбияләнүче сабыйларга күчтәнәчләр таратты. Погонлы кыш бабайны һәм кар кызын күргәч, сабыйларның ничек шатланганын күрсәгез иде. Ә инде кулларына күчтәнәч пакетлар тоттыргач,башлары күккә тиде. Өйрәнгән шигырьләрен сөйләп тә күрсәттеләр. Шундый сөенеч китергәннәре...
-
Әтнә районы башлыгының Яңа ел котлавы
Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар! Кадерле кунаклар! Олыбызга да кечебезгә дә бердәй кадерле булган, эчкерсез, көтеп алынган бәйрәм - Яңа ел якынлаша. Ә Яңа ел - узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау да, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау да. "Заманалар авыр, акча...
-
Әтнәнең Күлле Кимеcендә – “Чыршы ачу” бәйрәме
Элек "Чыршы" бәйрәмнәрен көтеп ала идек, хәзер авыл халкы "Чыршы ачу" бәйрәмнәрен көтә. Заманына карап яңалык та керә, бәйрәмгә спорт төрләре кушыла. 27 декабрь көнне Күлле Киме мәдәният йорты каршына куелган яңа ел гүзәлен авыл халкы белән бергәләп ачканда Кыш бабай белән Кар кызы гына катнашып калмады. Авыл халкы ял...
-
Әтнәнең "Теща"сы Җөлбидә кунакта
Ничек икәнен Кече Әтнә авылында булган Яңа ел тамашасын караганнар белә. Яңа Җөлби халкы да хәбәрдар, бу авылда да булган бу тамашанын рәсемнәре әнә шул хакта сөйли.
-
Әтнә хәбәрчеләре бәйрәм белән котлый
Миңа 75 яшь, белемем җиде класс. Шигырьләр, такмаклар язгалыйм. Яңа ел белән котлап язганын сезгә д җибәрәсем килде.Бәйрәм белән һәркайсыгызны! Бу җиргә яңадан Яңа ел килә, Җирне ап-ак карларга күмеп. Бу Яңа ел килсен әйдә Бәхете белән, яңа шатлыкка төреп. Яңа елда мул ризык белән тула Һәр кешенең өстәле. Әле...
-
Әтнә сәхнәсендә - "Авыл көннәре"
"Авыл көннәре" бәйгесенә нәтиҗә ясалып, финалга биш мәдәният йорты әзерләгән чыгышларның узуы хакында хәбәр иткән идек. Чембулат,Ары, Яңа Әтнә, Кышлау һәм Бәрәскә - Әтнә дәүләт драма театры бинасында узган финал чыгышында да нәкъ менә исемлектәге кебек чыгыш ясадылар алар. Һәм ничек кенә әле. Олысы-яше - барысы да бер сәхнәдә. Шунысын...