1 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Әтнәлеләрне Буада яшәүче газета укучыбыз котлый
Һәр туар көн изге теләкләрдән Торсын иде һәркем күңеле. Сабырлыклар бирсен безгә ,Ходай! Тормышларның булмый җиңеле Гел рәхәттән, гел байлыктан торса, Без белмәбез яшәү кадерен. Нахак сүзләр белән рәнҗетмик без, Өзгәләмик кеше бәгырен. Гамәлләрне кылыр алларыннан Уйлап куйыйк йөз дә мең тапкыр. Гайбәтләрне арабыздан куыйк, Шул чагында гына йөз балкыр....
-
Әтнәнең Арысында - бәйрәм тамашасы
Әтнәнең Ары авылында бәйрәм тамашасы дәвам итә. Безнең район халкы яхшы белә, арылар тотынса, ул начар булмый. Шуңа күрә, кая барыйм икән дип тилмерүчеләр, могҗиза эзләүчеләр булса, бозлы күл өстендә булачак тамашага рәхим итегез. Тамашасы тамаша, кайнар чәй, шашлыгы ни тора әле аның. Үзебезнең хәбәрчеләребез Кадимовлар үткәрәсен дә әйтсәк, белдегез...
-
Әтнәдә - "Самогончылар яки Яңа ел маҗаралары"
Әтнә дәүләт драма театры бинасында 3 гыйнварда Әтнә тамашачысы яратып караган "Самогончылар яки Яңа ел маҗаралары" дип исемләнгән бәйрәм тамашасы була. Карарга бик кызыклы. Текә, Тинтәк, Куркак (Рәмис,Фаяз, Нияз) гына түгел, ә бөтен коллектив катнаша анда. Ял итәсегез килсә, Әтнәгә килегез!
-
Әтнә егете Рәзилнең чираттагы уңышы
29 декабрь көнне «Казанские стальные профили» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте призына чаңгы ярышы буенча ачык Республика ярышлары үтте.
-
Әтнә укучылары концерт куйды
Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортында "Яңа ел тамашасы" дип аталган бик матур кичә булып узды. Әлеге концертта авыл мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Нәни җырчыларыбыз: Динә Якупова, Зилә Фазлиева, Гөлия Хафизова үзләренең моңлы тавыш белән башкарылган җырларын тамашачыга бүләк итте. Концертны спектакльләрдән өзекләр белән укытучылар үзләре алып барды. Аларның уйнаулары...