13 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә 2015 елның беренче сабые дөньяга аваз салды
Әтнәдә 2015 елның беренче сабые дөньяга аваз салды Ул малай. Күшәр авылында яшәүче гаиләнең икенче баласы булып дөньяга килгән. Бәхетле, озын гомерле сабый булсын.
-
“Әтнә таңы” Сүриясен “ТАТМЕДИА” бүләкләде
Хезмәте барның хөрмәте бар, ди халык. Без моңа тагын бер кат инандык. "Әтнә таңы" газетасы оешкан көннән эшләүче, 2009 елда "Бәллүр каләм"белән бүләкләнгән җаваплы сәркатип - баш редактор урынбасары Сүрия Мәхмүт кызы Мингатина Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан "Массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә күпьеллык фидакарь хезмәте өчен һәм 50 яшь тулу уңае...
-
Әтнә районы прокурорына Мактаулы исем бирелде
Прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Яңа гына куанычлы хәбәр килеп иреште. Районыбыз прокуроры Нурия Нургаяз кызы Сабирҗановага "Татарстан Республикасының атказанган юристы" исеме бирелде. Ихлас күңелдән аны мактаулы исеме белән тәбриклибез. Җаваплы, гаять мөһим хезмәтендә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын. Котлыйбыз!
-
Әтнәдә – Кәҗә елы
2015 ел - Кәҗә (сарык) елы. Безнен дәвергә кадәр төрле халыклар төрле календарьлардан файдаланганнар. Шуларның берсе - аерым бер хайван исемен йөрткән 12 еллык к алендарь. Ерак Көнчыгыш илләре халыкларында бу календарь безнен эрага кадәр үк кулланылышта булган. Ул Юпитер планетасы хәрәкәтенең астрономик циклларына нигезләнгән. Календарь төзү өчен Юпитер хәрәкәтенең...
-
Әтнәләр җиңү яулаган
Әтнәнең "Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында спортчыларыбызның Мари Иленең Бәрәңге районы егетләре белән иптәшләрчә очрашуы турында әйтеп үткән идек инде. Биредә узган баскетбол ярышларында - кунаклар, воллейболда - безнең спортчылар җиңү яулаган. Мини футболда исә җиңү кабат кунакларга елмайган. Бу турыда Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев...
-
Әтнәдә игезәкләр туган
Загс бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, узган 2014 елда районыбызда 110 бала туган, шуның 62 се - малай, 48е - кыз. Гаиләдә беренче бала булып 35, икенче булып 46, өченче булып 25 һәм дүртенче бала булып 4 бала дөньяга килгән. Шулай ук бер пар игезәкләр туганы да билгеле. Язылышучылар - 93...