16 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә штрафлар. Вакытында түләмәсәң, арест салалар...
Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе, I өлеше буенча, административ штрафны кодекста каралган тиешле срокта - карар көченә кергәннән соң, 60 көн эчендә түләмәгән өчен административ җаваплылык каралган.
-
Әтнә кешесен үз тракторы таптаган
Тумышы белән Әтнә районы Каенсар авылыннан булган, гаиләсе белән Теләче районы үзәгендә яшәгән 52 яшьлек ир-ат үз тракторы астында калып үлгән. Урамны кардан чистарткан чакта кисәк кенә тракторы ватылып кала аның. Ярдәм чакырмыйча, инструментларын алып трактор астына кергән механизатор кисәк кузгалып киткән күптонналы машина астында калып җан биргән.
-
Әтнәгә десант төшә
20-24 гыйнвар көннәрне Бөтенроссия «Студентлар десанты» акциясе уза. Акциядә Олы Әтнәнең Габдулла Тукай исемендәге техникум студентлары да катнаша.Чехов шәһәрендә ул узды инде.
-
“Әтнә таңы” бәйрәм итә бүген!
Газетабызның фотожурналистына - 59 яшь ! Фотога төшерү белән мавыкса да, шөгыльләре күп аның, алыштыргысыз кеше ул безнең өчен, чөнки куллары алтын, тотынган эшебез барып чыкмаса да, берәр нәрсә ватылып китсә дә, киңәш кирәксә дә, Хәйдәр абыебызга мөрәҗәгать итәбез. Ә ул карусыз, "яхшы, хәзер карыйм", дип сөендерә. Бүген аңа карап...
-
Әтнәдә укучылар конкурсы дәвам итә
«Республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәге игълан иткән «Яңа ел әкияте» исемле рәсемнәр һәм кулдан эшләнмәләр конкурсы дәвам итә», - дип хәбәр иттеләр районның мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
-
Аек булыйк!–“Әтнә таңы”
Яңа елда тост әйтсәк тә, Аек булыйк! Бүреләрне куркытырлык Сарык булыйк! Алсак алыйк Сөт-мамыклы кәҗә данын. Оныттырмыйк, Татар барда - хәтәр барын! Очрасалар Сарык тунлы бүре-фәлән - Әзер торсын Капчык тоткан сарык-кәҗәң! Хәерхаклы булсын иде Кәҗә-сарык. Без бит бәхетле язмышка Лаек халык!