2 февраль 2015 яңалыклары
-
2 февраль 2015 - 13:15Зал елый, мин дә елыйм... – “Әтнә таңы“"Зал елый, мин дә елыйм..." "Хатын-кызлар клубка җыйналалар да,"Бибинур җырласын",- диләр. Сибгат Хәкимнең "Юксыну" җырын җырлый иде ул. Кайдан килгәндер аңа аның кадәр моң, ул җырлый башласа, җан меңгә теленә. Аңа кушылып зал елый, Мин дә елыйм... шул җырны әле дә тыныч кына тыңлый алмыйм", -дип, күз яшьләрен сөртә сугыш...
-
2 февраль 2015 - 10:55Әтнә сәнгать мәктәбе уздырган бәйгенең җиңүчеләреРайон сәнгать мәктәбе укучылар арасында уздырган "Минем бабамның хатирәләре" һәм "Мин сугыш теләмим" бәйгесенә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне игълан итте. "Минем бабамның хәтирәләре", "Минем әбием хәтирәсе" дип исемләнгән иҗади конкурс нәтиҗәләре: Мөхәммәдҗанова Зифа - 1 урын Сәхибуллина Әдилә - 1 урын Бадиков Алмаз - 1 урын Хакимзянов Булат - 2 урын...
-
2 февраль 2015 - 09:43“Әтнә таңы“ - ерак юлларга чыкмаска тырышыгызЭчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе бик мөһим булмаганда ерак юлларга чыгудан тыелып торырга куша. Бу һава торышының кисәк начарланып китүе белән бәйле. Юлга чыккан очракта тизлек режимын сакларга, ян-як интервалга игътибар итәргә һәм дистания сакларга киңәш бирәләр. Шул ук вакытта җәяүлеләргә дә юлларда игътибарлы булулары сорала.
-
2 февраль 2015 - 08:39Әтнәләрнең җитәкчеләргә сораулары бар"Җитәкчегә соравым бар..." Хөрмәтле газета укучыларыбыз!Тормышлар катлауланып китте, бәяләр үсә, кыскасы, сорау арты сорау туган заман. Кая барып бәрелергә белмисездер, үзебез дә шулай. Менә шуны истә тотып, сезне турыдан-туры җитәкчеләр белән очраштырмакчы булабыз. Билгеле бер сәгатьтә билгеле бер көнне бер сәгать дәвамында сезнең сорауларга җитәкчеләр җавап бирәчәк. Беренче коймак төерле...
-
2 февраль 2015 - 07:27Әтнәдә урамнар арасында хоккей бәйгесе башландыОлы Мәңгәр авылында урамнар арасында хокей буенча бәйге башланып китте. Югары оч, түбән оч, үзәк, Атау-Тарлау урамнары хоккей яратучылары белән беррәттән Иске Мәңгәр хоккей командасы да көч сынаша. Беренче ярыш якшәмбе көн булып узды.Нәтиҗәләр түбәндәгечә:Тарлау-Атау - Түбән оч - 7:4; Үзәк - Югары оч - 6:11; Иске Мәңгәр - Югары...
-
2 февраль 2015 - 06:52Әтнә халкында өмет уяндыАвылның китапханә бинасында урнашкан Каенсар сайлау участогындагы референдумда өч авыл - Каенсар, Әйшияз һәм Казак Үртәме халкы җан башына салына торган салым белән бәйле проблеманы хәл итте.