17 февраль 2015 яңалыклары
-
“Әтнә таңы“ яңа бәйге игълан итә
Яңа бәйге «Әнием, әбием ашлары» Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Яңа бәйге игълан итәбез. «Әнием, әбием ашлары» дип исемләнгән бәйгегә әниегез, әбиегез яратып әзерләгән, сез тәмле дип тапкан ризыкның рецептын, әниегезнең, әбиегезнең ничек әзерләгәнен һәм әзерләгәндә төшкән фотосын җибәрегез. Кабатланмаган, тапталмаган ризык әзерләгән әнине, әбине баласы, оныклары белән бергә җиңүче дип бүләклибез!...
-
“Әтнә таңы“ - укучылар тыл ветераннары белән очрашты
Иске Кишет авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераннары Марзыя Гайфуллина, Факия Шакирова, Гөлсем Мортазина бу көннәрдә башлангыч мәктәп укучылары белән очраштылар. Балалар үз сорауларына җавап таптылар, 1923 елгы әбиләр үзләренә булган игътибарга сөенделәр. Соңыннан бергәләп фотога төштеләр. Әлеге мактауга лаек чараны Иске Кишет авылы китапханәчесе Гөлфия Габитова оештырды.
-
Әтнәдә: “Ленин” - “Ленин” инде ул!
Авыл хуҗалыгы кооперативының җыелышы җитәкчесе Илгиз Хәйруллинның залдагыларга: "Хуҗалыкның хуҗалары - Сез. Ә бу җыелыш - иң югары орган", - дип мөрәҗәгать итүеннән башланды.
-
Әтнә егете - җиңүче
Күшәр мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сәмигуллин Илзат технология фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этабында катнашып призер булып кайтты. Җитәкчесе- Әскәров Фаил Мәлик улы, дип хәбәр иттеләр безгә Күшәр төп мәктәбеннән.
-
“Әтнә таңы“ - 2015 елда 3 мең кешегә эштән китәргә туры киләчәк
Агымдагы елның гыйнвар - май айларында республикада штат кыскарту нәтиҗәсендә 3041 кеше эшсез калачак дип көтелә. Алданрак бу сан 2401 булыр дип хәбәр ителгән иде. Татарстан мәшгульлек үзәге органнарының 2015 елның 11 февраленә бирелгән мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада эш бирүче инициативасы белән 24 мең 557 кеше тулы булмаган эш көне яки...