19 февраль 2015 яңалыклары
-
Әтнәләрнең баннерлары республикада
Баннерлары - республикада Күшәр һәм Бәрәскә мәктәпләрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш темасына багышланган рәсемнәр күргәзмәсен зурлап уздыралар. «Родные лица Победы» конкурсы кысаларында Күшәрдә авылга иң беренче «кара кәгазь» килгән Самат Әмировка, Бәрәскәдә Рауза апа Касимовага багышлап баннерлар ясыйлар. Хәзер бу баннерлар республикада Әтнә данын яклый. Күшәр мәктәбендә «Ашыт»...
-
“ Әтнә таңы“ - БДИ тапшыру вакыты билгеләнде
РФ Юстиция министрлыгы 2015 елда БДИ тапшыру вакытын раслаган. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак. Аларны 28 май көнне рус теле, 1 июньдә математиканың төп, 4 июньдә профильле дәрәҗә буенча сынаулар көтә. Химия һәм җәмгыять белеме...
-
Әтнәдә “Созвездие – Йолдызлык” фестивале уза
«Созвездие -Йолдызлык» башлана Әтнә дәүләт драма театры бинасында 21 февраль көнне сәгать 9 да «Созвездие -Йолдызлык - 2015» фестиваленең район туры башлана. «Быел катнашырга теләүчеләр азрак, бүгенге көнгә 85 заявка кабул иттек, узган ел 150 иде. Икер көн вакыт бар әле, бәлки үзгәрер», - диләр бу чараны уздыручылар. Фестивальнең быел...
-
Әтнәләр өч көн ял итәчәк
23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 21, 22, 23 февраль көннәрендә безне яллар көтә. Ул гына да түгел, 8 Март -Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен дә 7, 8, 9 март көннәрен ял итеп каршылаячакбыз. Ниләр эшләячәгегезне, кая барасыгызны алдан ук уйлый торыгыз.
-
Әтнәдә – көрәш бәйгесе
Кышлау авылы мәдәният йортында " Таң" күмәк хуҗалыгы призына көрәш бәйгесе булып узды. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан " Кыш бабай" призына үткән , күчтәнәчләре белән катнашкан һәр баланы сөендергән бу бәйгенең быел вакыты азрак кына авышса да, кунаклар саны элеккедән дә күбрәк булуы аның дәрәҗәсе елдан -ел артуы турында сөйли....
-
Әтнәдә "Ел укытучысы" бәйгесе уза
Олы Әтнә урта мәктәбендә дүртенче көн инде районыбыз укытучылары "Ел укытучысы" исеме өчен көч сынаша. Башка еллардан аермалы буларак, бәйгене оештыруда да бик күп яңалыклар бар. Бәйгегә барысы 40 эш тапшырылып, шуларның 15е генә сайланып алынган. Һәм дә шул 15 укытучының һәркайсына да мастер-класслар күрсәтергә, дәресләр бирергә туры килә. Җюри...