24 февраль 2015 яңалыклары
-
Әтнә шахматчылары күрше районда көч сынады
Хәрби комиссариат шахмат ярышы үткәрде Менә дүртенче ел инде 22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Арча һәм Әтнә районнары комиссариаты шәһәрнең "Ладья" шахматчылар йортында спортның әлеге төре буенча бәйге уздырды. Әлеге ярышта безнең шахматчылар Борһанов Әгъзәм, Бәйрәмов Фердинант, Сафин Руслан, Мингатина Лилия катнаштылар. Руслан исә бу бәйгедә беренче тапкыр...
-
Әтнә үз кыйбласын какшатмады
Әтнә үз кыйбласын какшатмады Район советы сессиясе эшендә катнашкан Татарстан республикасы премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышларны тыңлаганнан соң, әнә шулай дип бәя бирде. Сессиядә район советы депутатларыннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин,...
-
Әтнәнең “Ленин” призы – Шашыда
22 февраль көнне «Ленин» хуҗалыгы ветераннар арасында чираттагы хоккей бәйгесе уздырды.
-
Әтнәдә концерт булмый калган
Татарда моң югалмасмы? "Әтнә таңы" гәҗитендә "12 февраль көнне район үзәгендә Фердинанд Сәләхов һәм Ярамир концерты булачак" дигән игъланны укып бик куандым. Миннән бигрәк җәмәгатем шатланды. Бу җырчыларның чыгышын телевизор экраннарыннан берничә мәртәбә күреп, булса да булыр икән кешедә шулкадәр моң, дип хозурланып утырганыбыз бар иде. Ә җырчыларның чыгышын сәхнәдән...
-
Әтнәнең Күлле Кимесендә кышкы спорт уеннары
"Дусым" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, елдагыча, кышкы спорт уеннары уздырдылар.
-
“Әтнә таңы“ - юлларда сак булыгыз!
23 февраль көнне иртәнге 8 сәгать 30 минутта Азнакай районында " Лада Приора" машинасы тиешле тизлекне сакламау сәбапле каршы як полосадан килүче Рено машинасына килеп бәрелә. Юл һәләкәте нәтиҗәсендә, "Лада"ның ике пассажиры һәм йөртүчесе, Реноның 16 яшьлек пассаҗиры урында ук вафат була. Реноның йөртүчесе һәм бер пассажиры авыр тән җәрәхәтләре...