27 февраль 2015 яңалыклары
-
Әтнә Күңгәрендә - "Патриотик айлык"
Күңгәр урта мәктәбендә узучы "Патриотик айлык" кысаларында укучылар өчен күп төрле чаралар дәвам итә. Сәнгатьле итеп шигырь укучылар конкурсы, "Строевая песня" конкурслары бик җанлы узды. 25 февраль көнне II, IX сыйныфларда ачык тәрбия чаралары, Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзи ага Галиев һәм сугыш чоры балалары Фәнүс Хөснетдинов, Рубис Шакиров белән...
-
Боз сөңгеләре, түбәдәге карлар - "Әтнә таңы"
Бер әйләнеп карагыз әле, түбә кыекларыннан боз сөңгеләре асылынып тормыймы, түбәләрегездән карлар төшерәсе юкмы? Ни өчен дигәндә, кышын көннәр җылыта башлау белән, түбәдәге боз сөңгеләре, кар өемнәре баш бәласенә әйләнә башлый. Башлар тишелеп, имгәнгәнче чарасына керешик.
-
Әтнәдә һава торышы нинди булыр?
Алдагы төндә Татарстанның кайбер районнарында температура 15 градуска кадәр төшәчәк. Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Юлларда бозлавык хасил булачак, дип кисәтәләр республика синоптиклары. Алмашынучан болытлы һава, ә явым-төшем көтелми. Алдагы көндә 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр суык булачак. Көньяк-көнчыгыш районнарда - салкынча, төньяк районнарда җылырак булыр диләр. Ә...
-
Әтнәнең «Тургай» ансамбле – өченче!
Район сәнгать мәктәбенең «Тургай» инструменталь ансамбле халыкара «Феерия аккордиона» фестивалендә уңышлы чыгыш ясап кайтты. Казанда узган бәйгедә өченче урынга лаек булды. «Кечкенә генә районда шуның кадәр ансамбль оештыра алу бик зур дәрәҗә», - дип бәяләгәннәр фестивальне оештыручылар. Ә Бөтенроссия рәсем бәйгесендә «Кышкы әкият» темасына багышланган хезмәте белән Мәдинә Хәкимова беренче...
-
Әтнәдән Гөлшат Марс кызы - өченче!
Кукмарада мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы спартакиада узды. Биредә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова җитәкчеләр арасынңа үткән чаңгы ярышында өченче урынга лаек булды.