3 март 2015 яңалыклары
-
Әтнәлеләр өч көн ял итәчәк
Киләсе атна Рәсәй халкы өчен бер көнгә кыскарак булачак. Халыкара хатын кызлар көне быел ял көненә туры килү сәбапле һәм РФ хезмәт кодексына нигезләнеп киләсе атнаның беренче көне ял көне дип игълан ителде. Шулай итеп, киләсе бәйрәмнәрдә шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә ял итәчәкбез.
-
“Әтнә таңы“ - Россиядә быелгы кыш иң җылысы
Үткән кыш Россия һава торышын күзәтү тарихында иң җылысы итеп танылган. Бу күзәтүләр якынча 1891 елдан исәпләнә. Быел Россиянең бар регионнарында да уртача температура якынча 2 градуска җылырак булуы күзәтелгән. Соңгы тапкыр рекордлы җылы һава 2006- 2007 ел кышында күзәтелгән булуы билгеле. Быелгы һава торышы бу еллардагыдан күпкә җылырак ....
-
Әтнәдә дә “Бердәм стандартлар гамәлгә керер”
Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов районыбызның Күшәр һәм Күңгәр мәктәпләрендә булып, укытучылар белән очрашты.
-
“Әтнә таңы“ - чәнечке белән күзгә кадаган
Алабуга районында бер хатын-кыз кунак ир-атның күзенә чәнечке белән кадаган. Бу турыда «Вечерняя Казань» газетасы хәбәр итә. 37 яшьлек ир-атны шәһәрдән ерак булмаган бер авылга кунакка чакыралар. Эчү мәҗлесе барышында кунаклар арасында тавыш чыга. Хуҗабикә шулчак кулына чәнечке ала һәм кунакның күзенә кадый. Зыян күрүчене район хастаханәсенә илтәләр. Кызганычка каршы,...
-
Әтнәдә чираттагы “Эрудит“ бәйгесе
Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең актлар залындаукучылар арасында узучы "Эрудит" бәйгесенең чираттагысы булып узды. Анда районның унбер мәктәбеннән командалар катнашты, бары Түбән Көек мәктәбендә карантин булу сәбапле, бу мәктәп командасы гына юк иде. Бу юлы бәйге сораулары Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйләп әзерләнгән иде. Бөек Ватан сугышы геройлары, шул чор...