12 март 2015 яңалыклары
-
12 март 2015 - 11:52Әтнә чаңгычылары уңышлы чыгыш ясадылар7 март көнне Чабаксада, елдагыча, "Казанские стальные профили" призына республиканың чаңгыда узышу буенча ачык ярышы узды. Биредә Әтнә командасы да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Казанның спорт мәктәбе командасы өчен үз яшь төркемендә узышып Күшәр егете Рәзил Сәфәров чираттагы уңышына иреште - I урын яулады. Шулай ук үз төркемнәрендә Әтнә...
-
12 март 2015 - 10:34Әтнәдә прокурор кабул итәчәкБөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үтү уңаеннан 2015 елның 20 мартында 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Әтнә дәүләт драма бинасының үзәк китапханә бүлмәсендә район прокуратура хезмәткәрләре халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр. Граҗданнар шулай ук алдан язмача яки телдән Олы Әтнә, Б.Зиганшин урамы, 8 йорт, я 88436921560 телефоны аша...
-
12 март 2015 - 09:23Әтнәлеләргә 5 тәүлек арест бирелде5 тәүлек арест Хәрәкәт иминлеген саклаучы полиция хезмәткәрләре еш кына төрле кыенлыкларга дучар булалар, чөнки юл кагыйдәләрен бозучылар белән көрәшкәндә каршылык күрсәтү очраклары да очрый. "2015 елның 7 февралендә районыбызның Бәрәскә авылында булган шундый очрак буенча каршылык күрсәтүче затлар РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 19.3 маддәсе буенча административ җавапка...
-
12 март 2015 - 07:44Әтнәдә спартакиада дәвам итәРайон укучылары арасында барган спартакиада кысаларында кызлар арасында волейбол ярышлары төгәлләнде. Беренче урынга - Яңа Шашы, икенче урынга - Олы Мәңгәр мәктәбе, өченче урынга - Түбән Көек һәм дүртенче урынга - Олы Әтнә мәктәбенең кызлар командасы лаек булды. Оешмалар арасында район буенча барган спартакиада кысаларында узган волейбол ярышларына да нокта...
-
12 март 2015 - 07:03“Әтнә таңы“ - базарда янгынКазанда " Адмирал" сәүдә комплексы янды. Янгын вакытында 4 кешенең үлгәне билгеле булды. Хәзер коткаручылар янгын калдыклары астында калган кешеләрне эзлиләр. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 305 кеше составындагы тупланмасы һәм 76 техника берәмлеге эшләвен дәвам итә. Шулай ук бирегә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ эзләнү- ярдәм коткаручыларыннан...
-
12 март 2015 - 05:08Әтнәдә ветеран волейболчылар очрашты40 яшьтән югары ветеран волейболчылар арасында араларыннан вакытсыз киткән волейболчылар истәлегенә турнир булып узды. Әлеге турнир абыйлы-энеле Рафис һәм Илнур Гыйлаҗевлар, Таһир Нәҗмиев тәкъдиме белән оештырылды. Күәм, Бәрәскә, Яңа Шашы, Әтнә волейболчылары арасындагы уеннар бик матур, киеренке булды. Моннан тыш, җанатар буларак катнашкан, ветеран волейболчы Данил Сәләхетдинов, уенчылар арасында үзенең...