24 март 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә иминият түләүләре тәртибе үзгәрә
Россиянең кайбер төбәкләрендә социаль иминиятләү түләүләрен яңача исәпләүгә күчкәннәр иде. Ниһаять, әлеге системага пилот проекты кысаларында Татарстан Республикасы да күчә. Шул уңайдан Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең актлар залында оешма-предприятие бухгалтерлары белән махсус өйрәнүләр уздылар. Укуларның темасы - "Иминиятләнгән затларга "Турыдан-туры түләүләр" пилот проекты барышында иминият түләүләрен билгеләү һәм түләүләр тәртибе"...
-
Әтнә кызлары - республикада дүртенче
Спартакиада кысаларында Питрәч районында узган республика буенча баскетбол ярышларында Әтнә кызларының җыелма командасы дүртенче урынга лаек булды. Шундый ук ярышларга егетләр командасы да китте. Ә бадминтон буенча егет-кызларыбыз Алабуга шәһәрендә көч сынашачак. Иртәгә исә Комыргуҗа мәктәбендә «Шахтер» хуҗалыгы призына 1999 һәм аннан да яшьрәкләр арасында көрәш бәйгесе узачак. Шулай ук...
-
“Әтнә таңы“ - янгында дүрт кеше һәлак булган
Янгын Арча районының Корса авылында шәхси йортта чыккан. Анда дүрт кешелек бер гаилә янып үлгән . Янгын сүндерү урынында 53 яшьлек ир-атның, аның 53 яшьлек бергә яшәгән хатынының һәм 7 , 12 яшьлек оныгының гәүдәләре табылган. Әлеге эш буенча бүгенге көндә тикшерү бара. Янгынның сәбәбе - ут белән сак эш...
-
Әтнәдә 131 ветеранга медаль тапшырылачак
25 нче мартта , сәгать 10 да Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырыла. " Ветараннарыбыз -131, аларны район үзәгендәге оешма хезмәткәрләре алып киләчәкләр, аларга хөрмәт күрсәтеп, өйләренә кайтарачаклар. Ветераннар хөрмәтенә...
-
Әтнәдә мониторинг дәвам итә
Грипп, сулыш юллары авыртулары белән чирләүчеләр күбәя башлагач, район үзәк больницасы, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре мониторинг алып барганлыгын хәбәр иткән идек, карантинга ябылучы мәктәп тә булды. Бүгенге көндә Олды Әтнә балалар бакчасына йөрүче балалар күпләп сулыш юлы авыруларыннан интегә. «Бер группа карантинга ябылды, калганнарын күзәтеп торабыз. Педиатрыбыз Нәкыя Нургали кызы үзенең...