31 март 2015 яңалыклары
-
Әтнә кошларны каршыларга әзер
Рәхим итегез,дуслар! Яз,яз,яз җитте, Тәрәзәне ачтылар Тып,тып,тып итә Эре,эре тамчылар. Чыннан да,урамда яз хөкемлек итә.Көннән көн кояшның җылы нурлары яз җитүен хәбәр итә.Күптән көткән канатлы дусларыбыз-кара каргалар да туган якларына кайтып,оя кора башладылар. Язгы саф һаваны ярып,әйтерсең лә,үзләренең исән-сау әйләнеп кайтуларын хәбәр итәләр. Ә тиздән сыерчыклар да кайтыр вакыт җитә....
-
Әтнәдә чисталык икеайлыгы башлана
Икеайлык Чиста да инде безнең халык Шулай дип сокланып бик язасы килә дә бит... Тик мондый югарылыкка менә алмабыз инде. Район үзәгенең урамнарын әйләнеп кайттым да аңыма килә алмый утырам, нишләп шул дәрәҗәдә түбән төштек без. Өйләребез дә бик чиста, ишек аллары да ялт иткән, капка аллары да түзәрлек, ә...
-
“Әтнә таңы“- әтине сугыш беткәч тә көттек
Җиңүнең 70 еллыгы "Әтине сугыш беткәч тә көттек" Сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китеп, 1942 елның 13 мартында 44 яшьтә үлгән әтием Дәүләтгали Хәлиуллин турында сүзем. Әтине сугыш башлангач та алганнар, тәүге урыны Суслонгер булган, әни 7яшьлек баласын калдырып хәл белергә барган, өйрәнүләр узгач аны сугышка җибәргәннәр. Ул Тверь өлкәсенең...
-
Әтнә ятимнәрен кем искә алыр
Кадерләрен исән чакта белик Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килә. Бу уңайдан илебездә дә, республикабызда да бик зур әзерлек эшләре бара. Төрле күргәзмәләр оештырыла, мәдәни бәйгеләр игълан ителә. Бу күбрәк киләчәк буынга илебез тарихында Бөек Җиңүнең нинди әһәмияткә ия булуын аңлату өчен дә эшләнелә. Әмма шул ук вакытта сугышның нәрсә...
-
Әтнәленең хастаханәдә күргәннәре
Бульнис кыйссасы Гадәтем шундый: бинага кереп, таныш булмаган кешеләр белән очрашсам, исемемне, кайдан булуымны әйтеп, кул биреп исәнләшәм. Исәнләшкәндә йөзенә, күзенә текәлеп карыйм. Соңрак аралашканда алай диккать белән карау гадәтем юк. Бу юлы да шулай булды. Мине озата кергән шәфкать туташы чыгып киткәч, бүлмәдәгеләр белән исәнләшеп, танышып чыктым. Минем белән...
-
Әтнә халык театрын карагач
Тамашачы канәгать калды "Күлле Киме мәдәният йортында Олы Мәңгәр халык театры Данил Салиховның "Өзелгән йөзем" спектакле белән чыгыш ясадылар.Артистларның Һәрберсе тамашачының йөрәгенә үтеп керерлек итеп уйнады.Тамашачы алар белән бергә яшәде, алар белән бергә уйнады. Әлеге коллективка киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз", - дип хәбәр итәләр безгә Ары авылыннан Кадимовлар гаиләсе.