Әтнә таңы

1 апрель 2015 яңалыклары

  • 1 апрель 2015 - 12:44
    “Әтнә таңы“- кризис корбаны
    Казанда 31 яшьлек ир Ямашев проспектындагы Парк Хаус сәүдә комплексының 14 этажыннан сикергән. Бу хакта "Эфир24" каналы хәбәр итә. 30 метрдан югары биеклектән сикергән ир шунда ук җан биргән. Фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре үлүченең шәхесен билгеләп, туганнарына хәбәр иткәннәр. Аның хатыны һәм 6 яшьлек баласы калган. Хатыны сүзләренә караганда,...
    364
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 10:28
    “Әтнә таңы“ - Олы Мәңгәрдә ветераннарга медальләр тапшырылды
    Олы Мәңгәр мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы булып үтте. Әлеге чарада район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы рәисе Айдар Шәрипов, җирле үзидарә рәисе Вәзих Хисмәтуллин, мәктәп директоры урынбасары...
    673
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 10:05
    Әтнәдә табигатькә хөрмәт зур
    "Ашыт" сакланышы инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов,Татарстан Экология министрлыгының төньяк идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш һәм районның мәгариф бүлеге белгече Гөлназ Бадикова катнашында, мәктәп укучыларының экологик конференциясе узды.
    395
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 08:17
    “Әтнә таңы“ - 15 яшьлек кыз югалган
    Республика полициясе 15 яшьлек Виктория Никифорованы эзли. Ул Яңа Чишмә районы Өргәнчә авылыннан "4 февральдә чыгып киткән һәм әлегәчә кайтмаган. Кыз әбисе белән яшәгән һәм районның Зирекле лицееның 9 сыйныфында укыган. Әнисе юк. Әтисе Түбән Кама шәһәрендә яшәве билгеле. Әлеге очрак буенча "үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылды.
    403
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 06:36
    Әтнәләрнең яралары төзәлми
    Төзәлми шул яралар "Бабакаем, дим, бабаем, Ник син бүген күңелсез? Җиңү көне бәйрәм, дисең, Утырасың берсүзсез. Әй, балакай, син белмәгән Илдә хәтәр хәлләр бар. Күпме еллар узды инде Төзәлми шул яралар. Яу кырында ятып калган Дус-ишләрне уйлыймын. Илләр тыныч булсын диеп, Догалар да укыймын. Әйдә, бабам, синең янда Тыныч кына...
    386
    0
    0
  • 1 апрель 2015 - 05:58
    Әтнә укучылары Казанны күреп шаккатканнар
    "Күңелле сәяхәт" 12 март безнең өчен яңа ачышлар көне булды. Без, Күшәр мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары Казан шәһәренә юл тоттык. Иң элек Казан Кремле үзенең мәһабәт ак стеналары белән ерактан ук балкып каршы алды. Бөек Ватан сугышы мемориаль муззеенда без дәхшәтле еллар кайтавазы булган экспонатлар белән таныштык. Малайлар автомат, пулемет...
    413
    0
    0
Реклама