25 апрель 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр өмәгә чыкты
Бүген Әтнәдә бөтен оешма хезмәткәрләре өмәгә чыкты. Һәркем үзенең территориясен, үзенә билгеләнгән урамнарның чисталыгын да карап чыкты. Район коммуналь оешмасы тракторы тиз арада җыела барган чүпләрне җыя барды.
-
Әтнәдә Бәрәзә Хафиз истәлегенә көрәш ярышы уза
"Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында данлыклы көрәшче Бәрәзә Хафиз истәлегенә 1998 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында көрәш бәйгесе үтә. Бәйгедә Әтнә , Арча, Биектау командаларыннан тыш Мари Иленең Йошкар- Ола, Морки, Бәрәңге районнарыннан, республикага танылган көчле көрәшчеләр биргән Саба, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Яшел Үзән районнарыннан һәм Казаннан көрәшчеләр катнашачак....
-
“Әтнә таңы“ - кредит түләмәсәң - төрмә...
Суд приставлары ел башыннан кредитлар буенча 1,7 миллиард сумлык бурычны кайтаруга ирешкәннәр. 2015 ел башына барлыгы 18,3 миллиард сумга 67985 эш башкаруда булган. Бурычлыларның кайберләре җинаять җаваплылыгына тартылган. Нурлатта яшәүче берәүнең банк алдындагы бурычы 2 миллион сум икән. Беркайда да эшләмәүче нурлатлыга 200 мең сум күләмендә штраф яки ярты елга...