27 апрель 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә “Уылдык” операциясе башланды
Бәлки ишеткәнсездер дә, 25 апрельдән 10 июньгә кадәр «Уылдык-2015» операциясе барачак. Әлеге операция үткәрүнең максаты - уылдык чәчкән чорда балыкларны тынычта тоту. «Бу вакыт эчендә балыкларны кармак белән генә тотарга ярый. Сулыкларга көймә белән керү тыела, шулай ук «блесна»- ялтыравык, селкенмә алдавыч куллану да рөхсәт ителми, «Ашыт» сакланышы исә катгый...
-
Әтнәдә дә язгы чәчү старт алды
Һава торышына һәм басу өлгерүгә бәйле рәвештә, игенчеләребез пәнҗешәмбедән бирле басуда: җай чыгуга карап, үләннәрне ашлама белән тукландырдылар. Ә 27нче апрель, дүшәмбе көнне Олы Әтнәнең "Поле чудес" артындагы басуында люцернага ашлама кертүне тулы көчкә башкаралар иде. - Кәеф күтәренке, техника гөрләп тора, һава шартлары бик уңай - эшләр өчен бөтен...
-
Әтнәдә мәктәп укучылары агач утырттылар
Күңгәр укучылары "Ашыт" сакланышы хезмәткәрләре белән бергә мәктәп территориясендә чыршы, нарат, юкә агачлары утырттылар. "Ашыт" сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров һәм инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов Әтнә халкының күпчелегенә яхшы таныш. Хәер, үзләре дә бик күп әтнәле белән якыннан таныш. Күңгәр мәктәбенә кергәч тә укытучыларның әле берсе, әле икенчесе белән әңгәмә кордылар. Дөрестән...
-
Әтнәдә укучылар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Эрудит" бәйгесе узды
Олы Әтнә мәктәбендә узган чираттагы "Эрудит" бәйгесен карап, уенның укучы баладагы акыл көчен арттыруга ни дәрәҗәдә юнәлгәнлегенә сокланып кайттым. Мәгариф бүлеге, Укучылар йорты бик яхшы чара оештырганнар. Бу юлы ул Бөек Ватан сугышына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча, финалга көндәшләрен җиңеп, 3 балл туплаган командалар...
-
Әтнә артисткасы– “Ак чәчәкләр”дә!
Вакыйга һәм бәя "Ак чәчәкләр"дә - Гүзәл Гафарова! Гүзәл Гафарова - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының иң яшь артистларының берсе. Үзебезнең Күшәр кызы. Театрдагы рольләре дә әлегә берничә генә. Ә шулай да "Миңлекамал"дагы Гайние белән тетрәндереп, "Шимбә көн кич белән"дәге Әлфиясе белән елмайтып, күптән үзенә гашыйк итеп куйды инде...
-
Габдулла Тукай укулары - "Әтнә таңы"
Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбендә «Без - Тукайлы халык» исеме астында Республикакүләм IV Габдулла Тукай укулары булып узды. Бөек Тукайның 129 еллык юбилеена багышлап оештырылган әлеге чараның югары дәрәҗәдә оештырылуы Кырлай авылына килеп керүгә үк сизелде. Ул көнне, нәкъ Тукай абый язганча, кояшы да, яңгыры да һәм хәтта кары-бозы...