28 апрель 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә яшьләр палатасының беренче утырышы узды
Әтнә район советы каршында иҗтимагый яшьләр палатасының беренче утырышы булып узды. Утырыш барышында әлеге палатаның рәисе урынбасары итеп "Яшь депутатлар" проекты җиңүчесе, мәгариф бүлеге методисты Рамил Шәйхиев сайланды. Сәркатәтип итеп район "Бердәм Россия" партиясе белгече Гөлнара Ихсанова билгеләнде. Утырыш барышында әлеге палатаның әгъзалары исемлеге дә расланды. Утырышта район советы рәисе...
-
Әтнәдә координацион киңәшмә узды
Район прокуроры каршында координацион киңәшмәнең чираттагысы узды. Киңәшмәдә Әтнә районы прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе Нурия Сабирҗанова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлек начальнигы, милиция подполковнигы Ленар Минһаҗев, Дәүләт алкогольинспекциянең Арча территориаль органы начальнигы Б.Кадыров, Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәшит Шаһидуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы...
-
Әтнәнең фронтовик авылдашлары
Бу фотода Югары Көек авылының 1918 елда туган кызылармеецлары (красноармеецлары) сурәтләнгән. Алар өчесе дә 1940 елда армиягә алынып, 223нче укчы полкта хезмәт итә башлыйлар. Фотога шул вакытта төшкәннәр. Сул яктагы Фәйзиев Шакир Фәйзрахман улы сугыш хәрәкәтләрендә актив катнашып, Югары Көеккә исән-сау әйләнеп кайта, авылдан Себер якларына китә. Аннан Уссури краеның...
-
Әтнәләр Җиңүнең 70 еллыгын каршылый
Җиңүнең 70 еллыгы Минем газизләрем Әткәм-әнкәм игезәкләр кебек Әткәм - Кәрим, әнкәм - Кәримә. 1918 дә туган алар Язмышлар түгелдер бу димә. Әткәм - аксыл-кара чәчле, Әнкәм - коңгырт сары. Ә күзләре - зәңгәр кыңгырау, Бер авылда туып-үскән алар, Урамнары гына тик урау. Яшьлекләре чәчәк аткан чакта Матур гына тормыш...
-
Әтнәдә Бәрәзә Хафиз истәлегенә үткән көрәш бәйгесе җиңүчеләре
Чын батыр билен бирмәс "Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексында танылган көрәшче, легендар якташыбыз Бәрәзә Хафиз призына көрәш бәйгесе булып узды. Бәйгедә Әтнәдән тыш, Арча, Биектау, Теләче, Кукмара, Саба районнарыннан, Казаннан һәм Мари Иленең Бәрәңге, Морки районыннан, Йошкар Оладан барысы 15 команда катнашты. Татар -башкорт милли көрәшендә бил алышыр өчен 1998...
-
Әтнәдә ир-ат мәете табылды
Ары авылында су буе яныннан ир-ат мәете табылды. Әлеге мәетнең Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан югалган Альберт Зарипов икәнлеге билгеле. Әлеге очрак буенча тикшерү эшләре дәвам итә.