6 май 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә халыкны прокурор кабул итәчәк
7 май көнне бәйрәм тантанасыннан соң, 11.30дан 14.00гә кадәр Кышлау авыл мәдәният йортында сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын һәм сораулары булган һәркемне район прокуроры Нурия Сабирҗанова кабул итә. 8 май көнне шундый ук очрашу 10.30 дан 13.00гә кадәр Олы Мәңгәр мәдәният йортында узачак. Прокурорга сорауларыгызны язмача яки алдан...
-
Әтнә участок инспекторлары җитәкчесе: "Мошенниклыкның төрләрен беләсезме?"
Мошенниклык турында еш язабыз, кисәтәбез. Тик алар кармагына кабучылар кимеми. Дөрес, бу яктан бездә тыныч. Шулай да кул кушырып утырырга ярамый. Кисәтүнең, аңлатуның артыгы юк. Бу уңайдан мошенниклыкның төрләре турында язу урынлы булыр. Ә сез аның төрләрен беләсезме? Мошенниклыкны, гадәттә, шәхси контакт аша башкаралар. Ничек була ул дисезме? Әйтик, чегән...
-
Әтнәдә зиратларны чистарттылар
Зират өмәләре үтте Районыбыз авылларында май бәйрәмнәрендә зират чистарту өмәләре үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара. Күәмдә авыл халкы бердәм рәвештә үз җирлекләрендәге биш зиратны чистартты. Кем кайсы мәхәлләгә карый, шунда ашыкты. Корыган яфракларны тырмаладылар, ауган агачларны чыгардылар, аумаганнарын чабып, зират әйләнәсенә өйделәр. Сирәкләделәр. "Читтән караганда зират үтәли күренә, чистарды", дип...
-
Әтнәдә яңа китап тәкъдир итү кичәсе
"Хәтердән җуелмас ул көннәр" Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, бәрәскәләрнең китап чыгару өстендә эшләгәннәрен ишеткәнсездер. 6-7 май көннәрендә Бәрәскә һәм Бәрәзә мәдәният йортларында "Хәтердән җуелмас ул көннәр" дип исемләнгән сугыш һәм шул чор балаларының язмышына багышланган китапны тәкъдир итү кичәсе һәм китапны нәшер итүчеләр белән очрашу булачак. Теләге булганнар катнаша...
-
Әтнә хуҗалыклары чәчә башладылар
Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - күпьеллык үлән, өченче - уҗым тырмасы уздыру (гектарларда) Дусым 714 50 Күңгәр 376 582 Күшәр 519 300 Ленин 382 246 Таң 1395 1150 Мәңгәр 924 603 Ташчишмә 520 511 Шахтер 1597 690 Уңыш 1003 530 Тукай 1216 - Районда 8646 4662 Чәчү дәвам итә....
-
Әтнәдә 10 протокол төзелгән
10 протокол төзелгән Агымдагы елның 4 ае эчендә паспортлар өстәле аша 64 чит ил гражданы районда учетка баскан. 44 кеше бездә яшәр өчен " вид на жительство" алган , шул ук вакытта 53 кешегә вакытлыча яшәргә рөхсәт бирелгән . Россиядә яшәү кагыйдәләрен бозган өчен 10 чит ил гражданына протокол төзелгән.