26 май 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә хәрби учетны дөрес алып барырга өйрәнделәр
Хәрби учет дөрес алып барыламы? Нинди кимчелекләр күзәтелә, узган елгы җыенда әйтелгәннәр истә тотылганмы, быелның нинди яңа таләпләре бар? Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Бүген республикабызның 10 районыннан - Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Биектау, Лаеш, Саба, Теләче, Питрәч, Әтнә районнары авыл җирлекләреннән килгән беренчел хәрби учетны алып баручылар әнә шул сорауларга...
-
"Әтнә таңы": Полициядә – “кайнар линия”
Хәзер дәүләт хезмәтләренең күбесен дәүләт порталы аркылы, электрон төрдә башкарырга мөмкин. Россия эчке эшләр министрлыгының "Әтнә" полиция бүлегеннән хәбәр итүләренчә, халык арасында популяр саналган хөкем ителгәнлек турында, ЮХИДИ буенча һәм рөхсәт ителгән эшләргә лицензия алуны www.gosuslugi.ru аша башкарырга була. Бу хакта тулырак мәгълүматларны (843) 221-20-02 "кайнар линия"сеннән алырга мөмкин.
-
Әтнәдә яңгырлар көтелми
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткергән фаразларга караганда, бүген - 26 майда, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми. Бүген көндез Татарстанда 22-27 градуска кадәр җылытачак. Республиканың барлык районнарында да уртача һава температурасы бер төрле булачак.
-
БДИ буенча “кайнар линия“ эшли - “Әтнә таңы“
Сорауларны дүшәмбедән җомгага хәтле 08.00 дән 17.00гә хәтле Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгына 8(843)294-95-62 номерына шалтыратып әйтергә була. БДИ чорында шулай ук экзамен көннәрендә 00.00 сәгатьтән 18.00гә хәтле Рособрнадзорның махсус "кайнар линиясенә" дә шалтыратырга мөмкин булачак. Аның номеры +7495-984-89-19.
-
Хатын-кызлар җомга эштән азат ителә- “Әтнә таңы“
Федерация Советы хатын-кызларны җомга көнне эшләтмәү турында закон кабул итү турында тәкъдим белән чыкты. Бу хатын-кызлар бала тәрбияләү мәсьәләләре белән иркенләп шөгыльләнсен өчен дип аңлатыла. Дөрестән дә, бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызлар хезмәте ир-атныкы белән тигезләшеп бара. Шундый закон кабул ителсә, чыннан да хатын-кызлар өчен тормыш җиңеләячәк.
-
Әтнәлеләр, китереп биргәнне көтмик!
Россиялеләрнең зур күпчелеге автогражданка полисын рәсмиләштергәндә ташламалар (КБМ) ясалмауга зарлана. Ә бит иминият компанияләре ышандырганча, ташламалар турында мәгълүматлар кертелә торган Автоматлаштырылган бердәм мәгълүматлар системасы төзек хәлдә. Сорау туа: нәрсә төзек түгел икән? Моннан алда иминият компанияләренең йөртүченең тормышын да мәҗбүри рәвештә диярлек иминиятләүләре турында язган идек. Без алган мәгълүматлар буенча,...